• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Буинский
  • Школы
  • МБОУ «Сорок-Сайдакская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/МБГББУ "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Кырык-Садак төп гомуми белем мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сорок-Сайдакская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422444, с. Сорок-Сайдак, ул. Центральная, д. 2
Телефон: +7(843)-745-35-10
E-Mail: 40-saidak@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сорок-Сайдакская ООШ БМР РТ"
Руководитель: Габитова Язгулем Мусаллимовна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 19
У нас учат: 8

У нас в школе

Укучылар чисталык дәресендә катнаштылар.

Опубликовано: 16.09.2013

 

 

 Мәктәптә “Чисталык дәресе”  табигатьне саклау экология-белем бирү акциясе узды. Акциянең максаты – үсеп килүче буында туган як табигатенә кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү. “Чисталык дәресе” безнең республикада беренче тапкыргына үткәрелми. Әмма быел аңа аерым игътибар бирелә, чөнки бу ел – Әйләнә-тирә мохитны саклау елы дип игълан ителде.

 1-4 сыйныфта Чисталык дәресенең максаты:укучыларда чисталык күнекмәләрен үстерү; укучыларны чиста йөрергә өйрәтү иде. Сыйныф җитәкчесе Ләйсән Зәки кызы Хәмидуллина викторина сораулары ярдәмендә укучыларның экология буенча белемнәрен тикшерде.                                                                                                                                               

5-6 сыйныфларда Урал Фаил улы Губайдуллин “Табигатьне саклау – һәркем эше” исемле сыйныф сәгате үткәрде.

 География , биология укытучысы Язгөлем Мөсәллим кызы Габитова 5-9 сыйныфлар өчен  презентация  күрсәтте.  “Җир, һава, сулыклардан башка яшәешне күз алдына да китереп булмый” – дип билгеләп  үтте.  Укучылар бездәге сулыклар, аларның бүгенге аяныч хәле, елга-күлләрне кичекмәстән чүп-чардан арындырырга кирәклеге турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Укучылар белән чисталык дәресләре мәктәп стеналарында гына түгел, табигать кочагында да үткәрелә. Урманны чистарттык. Укучылар технология укытучысы Илһам Сәйфулла улы Габитов белән территорияне чүпләгән һәм янгын сәбәбе булып торган чыбык-чабыктан азат иттеләр. Укучылар тату, бергәләп эшләделәр, әмма күтәренке кәефне бераз яңгыр бозды. Укучылар башкарылган эш белән канәгать калдылар.Әлеге дәресләр әйләнә тирәдәге мохитне саклау,  санитария-экология шартларын яхшырту мәсьәләләренә багышланып, укучыларның экология турындагы белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итәчәк, аларны әйләнә-тирә мохиткә игьтибарлырак булырга өйрәтү максатын күздә тота. 



К списку новостей