Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сорок-Сайдакская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422444, с. Сорок-Сайдак, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-745-35-10 |
E-Mail: | 40-saidak@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сорок-Сайдакская ООШ БМР РТ" |
Руководитель: | Габитова Язгулем Мусаллимовна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 8 |
У нас в школе
Батырларның даны мәңгелек!
Опубликовано: 09.05.2013Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелебездән Бөек Җиңүнең 68 еллыгы белән котлыйбыз. Сезгә әлеге якты бәйрәмдә рух ныклыгы, бәхет, иминлек, җан тынычлыгы, саулык телибез. Илебез күгенең 68 ел буена аяз булуы белән без Сезгә бурычлы.
Авыл уртасында һәйкәл тора.
Истә һаман дәһшәтле көннәр.
Дәшә сыман җан авазы белән:
“Тыныч булсын дөнья, кешеләр!”
Авыл уртасында һәйкәл тора,
Күз карашы гаять сагышлы.
Барысы да үзебездән тора.
Булдырмаска кирәк сугышны!
Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,
Өйрәнгәннәр алар тынлыкка,
Һәйкәлләргә килик! Гөлләр куыйк
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!
К списку новостей