Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сорок-Сайдакская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422444, с. Сорок-Сайдак, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-745-35-10 |
E-Mail: | 40-saidak@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сорок-Сайдакская ООШ БМР РТ" |
Руководитель: | Габитова Язгулем Мусаллимовна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 8 |
У нас в школе
Янгын тревогасы сигналлары сирәк яңгырасын иде.
Опубликовано: 30.04.2013
Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән «Тормыш иминлеге, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау”, “Янгын вакытында нишләргә?”дигән тема буенча ТИН укытучысы Габитов Илһам Сәйфулла улы укучылар белән ачык дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату; утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәлә-казалар сәбәпче булуын ,“ Янгын- зур фаҗига” икәнен төшендерү, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү,балаларны янгын сүндерүчеләр хезмәте белән таныштыру; экстремаль шартларда үз-үзеңне тоту, югалып калмау. Ачык дәресне мәктәп директоры Арифуллин Рафис Хабибулла улы башлап җибәрде. Ул укучыларга үз-үзеңне дөрес тоту, саклау кагыйдәләрен аңлатты. ТИН укытучысы Габитов И.С. дәреснең эмблемасы, максаты белән таныштырды. Дәресне дәвам итеп укучыларга ут сүндергеч (огнетушитель) белән эш итәргә, янгын кагыйдәләрен өйрәнделәр, әлеге тема буенча башка төр шактый файдалы мәгълүмат тупладылар.Балалар белән янгын темасына багышланган видеоязма карап, белемнәрне ныгыттылар. Янтуган посты янгын сүндерү часте вәкиле Усманов Раил Равил улы да чакырылды. Ул янгын сүндерүчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен, янгын очрагында үз-үзеңне тоту тәртибен яңадан укучыларыбызның исләренә төшерде. Балалар янгын сүндерүчеләрнең өс-киемнәре, эш кораллары белән таныштылар.Укытучы дәресне йомгаклап: киләчәктә сезнең барыгыз да ут белән саксыз эш итмәс, башкаларны да бу турыда кисәтер дигән теләктә калабыз. Янгын тревогасы сигналлары сирәк яңгырасын иде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау күп кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә – дип, тәмамлады.
К списку новостей