Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сорок-Сайдакская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422444, с. Сорок-Сайдак, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-745-35-10 |
E-Mail: | 40-saidak@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сорок-Сайдакская ООШ БМР РТ" |
Руководитель: | Габитова Язгулем Мусаллимовна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сорок-Сайдакская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
- Кырык-Садак мәктәбендә озак еллар намуслы хезмәт куеп, балаларның белемен арттыруга зур өлеш керткән, бүген инде 90 яшен тутырган Кырык-Садак авылында гомер кичерүче Зарифулла Нәбиулла улы Хәйруллин юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Хөрмәтле Зарифулла Нәбиулла улын олы юбилее белән котлыйбыз! Аллаһы Тәгалә биргән гомерен саулыкта, тынычлыкта, балаларының игелеген күреп яшәвен телибез. 25.02.2016
-
Бәйрәм белән сезне кадерле, ир - егетләребез! 23.02.2016 Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! 23 февраль – туган илне яклап көрәшкән ветераннарны искә алу, геройлар батырлыгын данлау, хәрби хезмәттә булып кайткан һәм бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче ир-егетләрне олылау, хөрмәтләү көне. Ватанны саклаучылар дип сезне, кадерле ир-атларыбызга, дәшәбез. Шулай ук, үсмерләр һәм кечкенә малайлар өчен дә бәйрәм бу көн, чөнки киләчәктә Ватаныбызны алар саклаячак. Моның өчен, алар чын патриотлар булып үсәргә тиеш. Ә патриотизм ул – туган йортыңа, җиреңә, телеңә мәхәббәт, илеңнең тарихы, үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану. Бәйрәм белән! Дөньялар тыныч булсын, кайгы-хәсрәтләр килмәсен, сау-саләмәт булыгыз!
-
Туган телем – татар теле 22.02.2016 Бүген мәктәптә Туган тел көненә карата кичә узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мидехәт кызы Хәертдинова туган телләр турында мәгълүмат бирде. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйттеләр. Кичәнең максаты: туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү иде.
-
“Ягез әле, егетләр!” бәйгесе. 22.02.2016 Ватан сакчылары көне уңаеннан мәктәптә “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе оештырылды. Бу бәйрәмдә физик тәрбия укытучысы Илһам Сәйфулла улы Габитов егетләрне ике командага бүлеп, төрле спорт ярышлары үткәрде.
-
19 февраля состоялась лыжная Спартакиада среди школьников сельских основных школ, где наша команда заняла 3 место. Поздравляем Нуртдинова Фаниля (9 класс), Габитова Ильсафа, Фахрутдинову Лилию, Мударисову Эльвину (8 класс) и учителя физической культуры Габитова И.С.Молодцы! Так держать! 20.02.2016
- Сегодня прошел школьный этап Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика – 2016». Поздравляем победителей, которые прошли на муниципальный тур конкурса: Мударисова Диляра (7 кл), Сабирзянова Зиля (7 кл). Желаем успехов. 12.02.2016
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2016 Бүген мәктәптә зур бәйрәм - “Әлифба бәйрәме”! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Укучыларның ирешкән уңышларында укытучылары Роза Миназим кызы Исламова һәм әти-әниләренең дә өлешләре зур. Бәйрәмгә килгән әти- әниләр, укытучылар аларны бу зур бәйрәмнәре белән котладылар, һәркайсына шатлык – куанычлар, яңадан-яңа уңышлар теләделәр.
- Парламент дәрес 11.02.2016 Мәктәптә парламент дәрес үтте. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марсель Мансур улы Габбазов алып барды.
-
Сәламәтлек ул- спорт, физкультура белән шөгылльләнү, чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару 10.02.2016
-
Мәктәптә узучы хәрби- патриотик айлык кысаларында күп төрле чаралар дәвам итә. Укучылар мылтыктан ату, аны сүтеп киредән кору һәм башкасын бик оста башкаралар. 08.02.2016