Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сорок-Сайдакская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422444, с. Сорок-Сайдак, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-745-35-10 |
| E-Mail: | 40-saidak@mail.ru, Sssd.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сорок-Сайдакская ООШ БМР РТ" |
| Руководитель: | Габитова Язгулем Мусаллимовна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сорок-Сайдакская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
- 8 Март –Халыкара хатын-кызлар көне! Язның беренче бәйрәме уңаеннан чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан котлау сүзләрен һәм изге теләкләребезне җиткерәбез. Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклибез! Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә зур уңышлар телибез! Илләр имин, дөньялар тыныч булсын! 08.03.2018
-
“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе 07.03.2018

Мәктәптә “Ягез әле, кызлар”! бәйгесе үтте. Бәйгедә 5-9 нчы сыйныф кызлары катнашты. Алар үзләрен төрле өлкәдә сынап карадылар, җитезлекләрен, тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр. Бәйге күңелле үтте.
-
Туган телем – татар теле 21.02.2018 Бүген мәктәптә Туган тел көненә карата кичә узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мидехәт кызы Хәертдинова туган телләр турында мәгълүмат бирде. Укучылар шигырьләр сөйләделәр. Кичәнең максаты: туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү иде.

-
“Ягез әле, егетләр!” бәйгесе. 21.02.2018 Ватан сакчылары көне уңаеннан мәктәптә “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе оештырылды. Бу бәйрәмдә физик тәрбия укытучысы Илһам Сәйфулла улы Габитов егетләрне ике командага бүлеп, төрле спорт ярышлары үткәрде.

-
Школьный этап Зимний Фестиваля ВФСК "ГТО всей семьей" 20.02.2018

-
Родительское интернет - собрание 16.02.2018

-
1-4 нче сыйныф укучылары арасында "Күңелле старт" уеннары үтте 06.02.2018

-
Студентлар белән очрашу кичәсе 27.01.2018

- Ленинград блокадасы 24.01.2018 Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Бүген тарих укытучысы Марсель Мансур улы 8-9 нчы сыйныфларда Ленинград блокадасына багышланган хәтер дәресе үткәрде. Дәреснең максаты: укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү.
- Мәктәптә хәрби-патриотик тәрбиягә даими әһәмият бирелә 23.01.2018 Бу юнәлештәге эш 23 гыйнвардан 23 февральгә кадәрге чорда ел саен уздырыла торган гражданлык-патриотик тәрбия айлыгында аеруча активлаша. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, ветераннарга, инвалидларга, сугыш толларына шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында чаралар планы төзелде. Хәрби-патриотик тәрбия һәм оборона-масса эше айлыгы кысаларында Батырлык дәресләре уздырыла. Әлеге чорда мәктәп укучылары “Ватан сакчыларына багышлана” исемле стена газеталары чыгарыла. “Ватан сагында” дигән рәсем бәйгесе, “Әтиләр – Ватан сакчылары” дигән фотокүргәзмә, китапханәдә “Туган илне яклау дигән һөнәр бар” күргәзмәсе оештырыла. Күп төрдә спорт ярышлары узачак. Шушы акциясендә бик теләп һәм актив катнашырга.







