муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Башлангычлардан Яңа ел бәйрәме эстафетасын 5-9 сыйныфлар алды. Матур итеп бизәлгән чыршы янында номинацияләрдә җиңүче укучылар бүләкләнде. Иң беренчеләрдән булып отличник һәм ударниклар, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призлы урынга ия булучылар, катнашып югары нәтиҗәгә ирешкән укучылар бәйрәм түренә чакырылды. It-Чемпионда 3 урынга лаек булган Вәлиев Инсаф та зур бүләккә лаек булды. Сыйныфлар бизәү, кар сыннары ясау, ярминкәдә катнашу өчен дә аерым бүләкләр бирелде. Уенчыклар бәйгесендә дә барлык укучылар да актив катнашкан иде. Иң матур уенчык иҗат итүчеләр дә мактауга лаек булды. Чыршы бәйрәмен уздыруга бүләкләрне авылыбызның эшмәкәрләре ( кибетче абый һәм апалар) әзерләде. Шәхсән бәйрәмдә катнашып , үз куллары белән һәр укучыга тәм- томнар белән тулган бүләкләр тапшыручы Кадыйров Фәнис абыйлары да бу чараны онытылмаслык минутларга күмде. Тантананы мавыктыргыч уеннар һәм бәйгеләрдән торган күңел ачу өлеше алыштырды. 8 сыйныф укучылары (Сыйныф җитәкчесе: Җәгъфәрова Ф.Ф.) бу өлешне бик оста һәм күңелле итеп оештырды. Бәйрәм рухы залда укучыларның шат авазларында чагылды.
Опубликовано: 26.12.2015К списку новостей





