• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 40
У нас учат: 18

У нас в школе

15 сентябрь- Варислар туган көн

Опубликовано: 15.09.2011

Татарстан варислары без,

Улларыңа лаек алмашлар.

 

Дружина сборы

Тема: 5 классларны варисларга кабул итү.

 

Максат:  1. 5 классларны варисларга кабул итү. Татарстан Варислары

                     Берлеге оешмасы, варисларның законнары, биеклекләре, кагыйдәләре,  

                     герой – пионерлар турында мәгълүмат бирү;

                 2. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына карата сбор үткәрү;

                 3. Укучыларда патриотик хис тәрбияләү.

               

Җиһазлау: Татарстан Флагы, «Һәр көнне изгелек кыл!» , Без «һәрвакыт әзер!»; “Варислар иле” плакатлары; Бөек Җиңүнең 65 еллыгына карата стенд.

Катнашалар: мәктәп дирекциясе, өлкән вожатый, укытучылар,   дружина  советы председателе, варислар, эзтабарлар.

 

Дружина сборы барышы.

I.       Кереш өлеш.

Залга отрядлар керә.

 

II. Төп өлеш

Өлкән вожатый: Кадерле укучылар! Бүген без сезнең белән бик зур бәйрәмгә җыелдык. Хәзер “Варислар иле”нә сәяхәткә чыгарбыз.

Йөгереп почтальон керә:  Сезгә телеграмма! (Укый)  Кадерле балалар! “Варислар иле”нә очучы тизйөрешле поездга намуслы, тырыш, эшчән, шат күңелле, тапкыр балаларны чакырабыз. Поездга исем, девиз, җыр сайлагыз да, кассага билет алырга килегез! Билетлары да хикмәтле. Андагы сорауларга дөрес җавап бирүче кеше поезд пассажиры булачак. Соңга калмагыз, 10 минуттан поезд рейска кузгала. Сезне көтәбез! Дусларыгыз. ....20 январь, 2010 ел.

         телеграмманы кул куеп алыгыз. (кул куйгач,  телеграмманы тапшырып чыгып китә. )

Өлкән вожатый: Ягез, нишлибез? Сәяхәткә кемнәр чыга? Поездга исем, девиз, җыр сайлап билет алырга кирәк. Әйдәгез, уйлашыйк.

1 бала әйтә: Поезд исеме “Дуслык ” булсын.

2 бала әйтә: Девизын “Дуслыкта көч, бәрәкәт!” - дип әйтик.

3 бала әйтә:  Җыры “ Чын дустым” булсын.

Өлкән вожатый:  Ә хәзер кассадан билетлар алыйк. Әнә касса! (Балалар “Касса” дигән язу тотып басып торган бер малай янына килеп билетлар алалар.)

Шулвакыт тавыш яңгырый: Хөрмәтле пассажирлар! “Илексаз-Варислар иле” маршруты буенча хәрәкәт итүче тизйөрешле поезд китәргә әзерләнә. Пассажирларның салонга кереп үз урыннарын алулары сорала. (Балалар поездга утырырга баралар. Билет тикшерелә. Һәр бала билетын күрсәтә, соравын укый һәм җавап бирә бара.)

 

Билет сораулары.

1.     Нәрсә ул ТВБ?  ТВБның туган көне?

2.     Варислар кемнәр алар?

3.     Варисларның лозунгысы?

4.     Варисларның девизы?

5.     Символлары?

6.     Законнары?

7.     Нәрсә ул сбор?

8.     Варисларның биеклекләре ничәү?

9.     Ничә үзем кагыйдәсе бар?

Җаваплары:

1.     ТВБ -  Татарстан Варислары Берлеге. ТВБның туган көне: 1990 нчы ел, 15 нче сентябрь.

2.     Варислар юлда, хәрәкәттә, эзләнүдә; алар  үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; күп нәрсә белән кызыксынучылар, тирә-якны күзәтүчеләр. Алар яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр.

3.     Варисларның лозунгысы: “Һәр көнне яхшылык кыл!”

4.     Варисларның девизы: “Без һәрвакыт әзер!”

5.     Символлары. Аларның төсе: ак, яшел, кызыл.

   Ак – безгә дөрес юлны күрсәтүче төс. Сәяхәттә генә түгел, юлдан читкә тайпылмау кирәк.

  Кызыл – игелеклелек төсе. Варис кешеләргә игелек кылып, үз җанының җылысын өләшә.

   Яшел – безнең җир шарыбыз төсе. Аның биш кисәгендә дә кешеләр, диннәре, милләтләре, инанганлыклары нинди булуга карамастан, тыныч һәм бәхетле яшәргә телиләр.

6.     Татарстан варисларының законноры бишәү:

1 закон. Варис үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

2 закон. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

3 закон. Варис – тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә ялгызлыкта калдырмый.

4 закон. Варис күп белергә һәм булдырырга тырыша, көчле һәм җитез булырга омтыла.

5 закон. Варис табигатьне , туган ягының мәдәниятен уяу саклый.

7.      Сбор – ул балалар үзидарәсенең иң югары органы. Анда варислар коллектив тормыш өчен иң мөһим мәсьәләләрне  хәл итәләр, уй-фикерләрен җиткерәләр, карар кабул итәләр.

8.      Варисларның биеклекләре 3әү:

1. “Варис”

2. “Өлкән варис”

3. “Варис-инструктор” исеме.

9.     4  үзем кагыйдәсе бар:

1. Үзем уйлап табам.

2. Үзем карар кылам.

3. Үзем эшлим.

4. Үзем бәялим.

 

Өлкән вожатый: Сез барлык сорауларга да җавап бирдегез, сәяхәтебезгә рәхим итегез!

Тавыш ишетелә: Тыңлагыз, тыңлагыз!  “Дуслык” тизйөрешле поезды “Илексаз – Варислар иле” рейсына кузгала, каешларны беркетергә һәм җырлый башларга!

( «Чын дустым» җыры җырлана. )

Өлкән вожатый: Карагыз әле,  балалар! Без “Тапкырландия” тауларына якынлашабыз икән. Бу безнең беренче тукталыш. Тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашканда сынатмассыз дип уйлыйм.

 

     1 ярыш - “ Табышмакларга җавап бирү.”

1.     Җәен кырда көнозын

          Ашап йөри тере тун. Ул нәрсә?     (сарык)

2.     Үсә койма буенда,

Гел чагудыр уенда,

Уты да юк – яндыра,

Корт чаккан эз калдыра. (кычыткан)

3.     Күрер- күрмәс күзләре,

Челтәр бәйли үзләре;

Челтәрләре түгәрәк,

Эшли алар үрмәләп.  (үрмәкүч)

4.     Ап-ак булса да, кар түгел,

Тәмле булса да, бал түгел. (шикәр)

 

Өлкән вожатый: Бик шәп, булдырдыгыз! Бик зирәк балалар икәнсез, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Күңеллерәк булсын өчен “Япон машинасы”нда уйнап алыйк.  Мин:

         Бер! - дигәндә, барыбыз да тигез итеп бер тапкыр кул чабабыз;

         Ике! - дигәндә, ике кулны ике тез өстенә сугабыз;

         Өч! - дигәндә, уң кулның бармагын шартлат;

         Дүрт! - дигәндә, сул кулның бармагын шартлат;

 -    Биш! - дигәндә,  уң аякка нык кына басып куй;

         Алты! - дигәндә, сул  аякка нык кына басып куй.

        Башта салмак, аннан кызу эшләтәсе, бераз бутап та аласы.

Өлкән вожатый: Молодцы! Безнең укучылар игътибарлылыкта да сынатмадылар. Димәк варис булыр өчен 2 нче шарт та үтәлде.

 

   Ә хәзер 3 нче ярыш: “Мәкальләрне дәвам ит”  дип атала.

1.     Йөз сум акчаң булганчы, .......    (Йөз дустың булсачы)

2.     Кешенең иң зур дәүләте - ......      (чын дусы)

3.     Чын дуслык кадерле нәрсәләрне ........ (уртаклашканда гына беленә)

4.     Яман дустың булганчы, ....(яхшы дошманың булсын)

5.     Яхшы кием тән зиннәте, …. (яхшы дус җан зиннәте)

6.     Иске дусны ташлама,  …..   (яңа дусны башлама)

7.     Яхшы дус өчен ….(җан корбан)

Өлкән вожатый: Бик дөрес әйттегез, димәк, сез дуслык кадерен беләсез икән. Ә хәзер сәяхәтебезне дәвам итәбез.

 

4 нче ярыш: “Әйтеп бетер” уены.

         Балалар, мин Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен укый башлыйм, мин туктаган җирдән шул сүзне әйтеп бетерегез.


         Әйдәле,  .......(Акбай), өйрән син

Арт аягың белән  ....(тор.)

Аума, аума, туп-туры тор

.......(Төз утыр), яхшы утыр.

         Ник ......( газаплыйсың)  мине болай  син

Мин әле бик  .....(кечкенә)

Мин туганга тик ....(ике айлап) ,

Булыр я ....(өч кенә).

 

Юк, ....(кирәкми)! Мин өйрәнмим,

Минем  ...(уйныйсым килә.)

Шул болыннарда ....(ауныйсым)

Шунда уйныйсым килә.

         Аһ, юләр,     (маэмай!)

Тырыш ....(яшьләй)

Картаеп каткач буыннар

....(Эш белү) уңайсыз ул!


Өлкән вожатый: Молодцы! Сез варис булуның 4 нче шартын да җиңеп чыктыгыз. Күп укысаң һәм тырышсаң гына варис булырга мөмкин.      

     Сәяхәтебезне дәвам итәбез. 

 

5 нче ярыш: Татарстан флагын дөрес итеп буяу.   (Балалар флагны буйыйлар)

Өлкән вожатый: Булдырдыгыз. Флагтагы өч төс нәрсәне аңлата? (варисларның символларын)

Өлкән вожатый:     Ә хәзер сәяхәтебезне дәвам итәбез. Киләсе “Җырлар” диңгезенә  тукталып та тормыйча, туп-туры “Варислар иле”нә барып җитәчәкбез икән!

    Бер бала “Варислар иле” дигән язу тотып чыгып баса.

Өлкән вожатый:  - Карагыз әле, нәрсә дип язылган анда? Варислар иленә килеп җиткәнбез түгелме?

       Сүзне булачак варисларга бирәбез.

 


1. Бүген мин шатлыгымны

Кемгә сөйләргә дә белмим.

Кемгә генә сөйләсәм дә

Сүзләрем бетмәс, дим мин.

2. Иртүк мәктәпкә йөгердем

Нигә соңга калырга?!

Бүген безнең бишенчене

Алалар варисларга.

3.     Бөтен отряд каршысында

Чын күңелдән сүз бирдек.

“Без өйдә дә, мәктәптә дә

Үрнәк булырбыз!” – дидек.

4.     Бар эшкә дә, көрәшкә дә

Әзер торырбыз! – дидек.

Чын варислар булыр өчен

Тырышып укырбыз, - дидек.


 

Өлкән вожатый: Без балалар оешмасына кергәнче,  бу оешманың законнары белән таныштык. Менә алар. Хор белән:

 

1 закон. Варис үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

2 закон. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

3 закон. Варис – тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә ялгызлыкта калдырмый.

4 закон. Варис күп белергә һәм булдырырга тырыша, көчле һәм җитез булырга омтыла.

      5 закон. Варис табигатьне , туган ягының мәдәниятен уяу саклый.

 

Өлкән вожатый:     Быелгы  5 нче классларны варислыкка алу зур дата -  Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 65 ел тулу белән туры килә. Бу сугыш дөнья   тарихында аерым урын алып тора. Дүрт ел буе фронтта, тылда миллионланган кеше һәлак булды, шәһәр –авыллар җимерелде. Бу дәһшәтле еллар беркайчан да онытылмас. Яу кырында ятып калганнарны, яраланып исән кайтканнарны, бушап калган авылларда ир-ат йөген тарткан хатын-кызларны, бала-чагаларны без бүген дә зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз.   

     Бөек Ватан сугышында өлкәннәр белән беррәттән балалар да катнашты. Аларның күбесе разведчик һәм диверсант сыйфатында я чын сугышта, я партизан отрядларында хәрәкәт иттеләр. Алар пионерлар һәм комсомоллар иде.

    Сугышның беренче көннәреннән үк Брест крепостен  саклауда музыка взводы тәрбияләнүчесе 14 яшьлек Петя Клыпа аерылып торган. Иң яшь партизаннардан Марат Казей, Володя Дубинин, Леня Голиков Һәи Валя Котик күп батырлыклар эшләгәннәр. Алар дүртесе дә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнар.  Мәсәлән, Леня Голиков 1943 елның 24 январенда Дедовичевский районы Острая Лука авылында немецлар белән хәлиткеч сугышта һәлак була. Бу авылда Леня Голиков каберенә обелиск куелган, ә Пола елгасы буенда һәйкәл салынган. 1960 елда Мәскәүдә дә Л. Голиковка һәйкәл куелган. Леня Голиков исеме В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының Почет Китабына кертелгән. Аңа Советлар Союзы Герое исеме үлгәннән соң бирелгән.

   Сугышчан батырлыклары өчен уннарча мең пионер һәм комсомол орден һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр:

-         Ленин ордены белән  - Толя Шумов, Витя Коробков, Володя Казначеев;

-         Кызыл Байрак ордены белән -  Володя Дубинин, Юлий Кантемиров, Андрей Макарихин, Костя Кравчук;

-         Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән  - Петя Клыпа, Валерий Волков, Саша Ковалев;

-         Кызыл Йолдыз ордены белән  - Володя Саморуха, Шура Ефремов, Ваня Андрианов, Витя Коваленко, Леня Анкинович;

-         Йөзләрчә пионер “Бөек Ватан сугышы партизанына” , 15 меңнән артыгы  “Ленинград оборонасы өчен”, 20 меңнән артыгы  “Мәскәү оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнгәннәр.

                  Күп кенә яшьләр хәлиткеч сугышларда һәлак булганнар, шактыен    

      немецлар җәзалап үтергән. Бу балалар барысы да В.И.Ленин исемендәге

      Бөтенсоюз пионер оешмасының Почет Китабына кертелгән һәм алар герой-

      пионерлар исеме белән  йөртелә башлаганнар.

     Безнең мәктәп музеенда 24 герой-пионер турында белешмә бар. Менә алар: Леня Голиков, Марат Казей, Лида Матвеева, Саша Ковалев, Валерий Волков, Зина Портнова, Вася Коробко, Нина Сагайдак, Володя Дубинин, Саша Бородуллин, Гриша Акопян, Нина Куковерова, Витя Коробков, Валерий Волков, Кычан Джакыпов, Петр Зайченко, Коля Мяготин, Павлик Морозов, Юта Бондаровская, Валя Котик, Камилия Шага, Лара Михеенко, Галя Комлева, Толя Шумов. Аларның батырлыгын без зур хөрмәт белән искә алырга тиешбез.                                              

         Укучылар, без дә нәкъ сезнең кебек балалар оешмасы членнары идек. Без ул вакытта октябрятлар һәм  пионерлар дип атала идек. Хәзер бу исемнәр эзтабарлар һәм варислар исеме белән алышынды. Ләкин аларның эш юнәлешләре , максатлары бертөрле. Ул вакытта дружина, отряд исемнәре шушы герой-пионер һәм комсомол исемнәре  белән атала иде.  Мин, үз чиратымда, сезнең шушы герой-пионерлар кебек курку белмәс, Ватанны яратучы патриот  булып үсүегезне телим.

 


5.     Безнең тормыш – бабайларның

Чынга ашкан теләге.

Газинур һәм Мусаларның

Безгә дигән бүләге!

6.     Алар калдырган бәхетне

Шул килеш саклар өчен,

Аларның ышанычын һәм

Өметен аклар өчен…

7.     Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып!

8.     Без – яшь буын! Яшь буынның

Корыч кебек ныклары!

Татарстан варислары –

Уллары һәм кызлары


 

Җыр: “Татарстан варислары” (Сәрия Шәрәпова сүзләре һәм музыкасы)

 


9.     Юлларда очраса каршылык,

Җилләргә, давылга кем түзәр?

Кем сезгә булышыр һәр җирдә?

Бергә: Көчлеләр, кыюлар, җитезләр!

10.                                                                                                                                                                                                                              Ни кушсагыз да, үтәрбез,

Без зурлар хәзер!

Илем өчен, халкым өчен

Батырлыклар кабатларга

Бергә: Без әзер!

 

11.                                                                                                                                                                                                                              Дөнья ныграк матурланыр,

Җир дә үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә

Бергә: Без әзер!

12.                                                                                                                                                                                                                              Зур эшләргә тотынырга

Чират безгәдер.

Кирәксә, ут –су кичәргә

Батырлар булып үсәргә

Бергә: Без әзер!


 

 

Өлкән вожатый:     Бүген шушы оешмага әгъза булып кергәнче иптәшләребез, укытучылар һәм килгән кунаклар каршында Татарстан Варислары Берлеге законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант итәрбез.

Һәрберсе аерым:  Мин. ..........(фамилиясен, исемен әйтә), үзем теләп, Татарстан  Варислары Берлегенә  керәм, варисларның законнарын һәрвакыт төгәл үтәргә сүз бирәм.

Өлкән вожатый: Варислар, көн саен яхшылык кылырга әзер булыгыз!

5 класс варислары: Без һәрвакыт әзер!

 

     7 класс варислары 5 класс варисларына галстук бәйлиләр.

 


       13. Эшкә ашты теләгебез –

     Без варислар сафында...

    Тантаналы вәгъдә бирдек

    Мәктәбебез  каршында.

 

14. Үрнәк бул син һәр кешегә,

     Нык үзләштер белемне .

    Тормышыңнан артык күреп,

    Ярат туган илеңне.

 

15. Яклый бел син Ватаныңны

      Солдат абыең кебек

      Олылап телгә алсыннар

      Ул бит чын варис диеп.

 

16. Татарстан варислары без

      Улларыңа лаек алмашлар.

      Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

      Галстуклы безнең нык сафлар.


Өлкән вожатый котлый: Кадерле укучылар! Менә сез Татарстан Варислары Берлеге сафларына бастыгыз. Берлек таләпләрен үтәү, куелган максатка ирешү җиңел булмас. Моның өчен катлаулы сынаулар үтәргә, яңа үрләр яуларга кирәк. Монда сезгә “Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла” дигән кагыйдә ярдәмгә килер. Сезне варис булуыгыз белән тәбрик итәм. Акыллы булыгыз, тырышып укыгыз, сәламәт булып үсегез, герой-пионерлар шикелле Ватанны яратыгыз. ( Һәрбер вариска котлау открыткасы белән варис таныклыгы тапшырыла.)

 

III.  Сборны тәмамлау. 

    ДСП: Дружина, равняйсь, смирно! Дружина байрагын чыгарырга әзерләнергә! Дружина байрагын    чыгарырга!

    

ДСП: Отрядларга сбордан чыгарга әзерләнергә! Отрядларга сбордан чыгарга!

Отрядлар берәм-берәм  сбордан чыгалар.

 

 Өлкән вожатый: Сбор тәмам.

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

 

1.     “Онытылмас мәктәп еллары” (Мөгаллимнәргә, методистларга, тәрбиячеләргә методик кулланма) , Казан, 2005, Л.Гарифуллина “Варислар”, 138-141 б.

2.      “Ачык дәрес” журналы

3.     Интернеттан герой-пионерлар турында мәгълүмат

Р. Миңнуллин шигырьләре һ.б.



К списку новостей