муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 56 |
У нас учат: | 11 |
У нас в школе
Ел саен Буа районы Түбән Наратбаш төп мәктәбендә 26 нчы апрель көнне татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышланган чаралар үткәрелә. Быел да көн дәвамында укучылар Г. Тукай иҗаты белән хозурландылар: Г.Тукай әсәрләреннән китап күргәзмәсен карадылар, Г. Тукай әсәсрләренә ясалган иллюстрацияләр бәйгесендә катнаштылар, Г. Тукай сүзләренә язылган җырлар тыңладылар, Г. Тукай биографиясенә багышланган презентация белән таныштылар, аның тормыш юлы буенча викторинада катнаштылар. Гадәттәгечә, дәресләрдән соң “Шигырь бәйрәме” үткәрелде. Монда укучылар сөекле шагыйребезнең әсәрләрен яттан сөйләделәр. Кайбер укучылар, Гаилә елы уңаеннан, гаилә турында шигырьләр укыды. Бәйгене бәяләүдә мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Көн азагында барлык укучылар һәм укытучылар Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкардылар.
Опубликовано: 26.04.2024К списку новостей