муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Сугыш ветераннары белән очрашу
Опубликовано: 10.05.2011Түбән Наратбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе
Бөек Җиңүнең 66 еллыгына багышланган кичә эшкәртмәсе
Кичәнең максаты:
Укучыларда сугыш һәм тыныч тормыш вакытында безнең илебез кешеләре тарафыннан башкарылган батырлыкларга карата соклану һәм горурлык хисләре тәрбияләү; батырлык, намус һәм героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; Ватанны ярату хисләре тәрбияләү. Укучыларның монологик сөйләмен үстерү; сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру.
Җиһазлау:
Кичә үткәреләчәк залга Бөек Ватан сугышы геройларының фотосурәтләре куелган стенд, “Безнең авыл кешеләре – фронтовиклар” дигән витрина, ветераннар белән очрашулар буенча эшләнгән фоторәсемнәр куела. Бөек Ватан сугышына багышлап язылган китаплар, рәсемнәр күргәзмәсе эшләнә. “Бөек Җиңүгә - 60 ел”, “Батырларга дан!” дигән сүзләр язылган плакатлар эленә. Кичәгә сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырыла.
Кичә 10 сыйныф укучылары белән үткәрелә.
Магнитофон язмасында “Җиңү көне” җырының музыкасы ишетелә. (В.Харитонов сүзләре, Д.Тухманов музыкасы)
1 нче укучы:
Һәрчак безгә кояш көлеп карый,
Һәрчак зәңгәр безнең күгебез.
Без – яшь буын.
Иң бәхетле буын –
Дары исен белми күбебез.
2 нче укучы:
Әмма ул ис безнең канга сеңгән,
Әтиләрдән күчкән кан аша.
Ул елларны без күрәбез әле
Нур уйнаган язгы таң аша.
3 нче укучы:
Онытмадык илнең яраларын,
Тарих инде болар димәдек.
Сугышларның авыр хатирәсен
Йөрәкләргә салып төйнәдек.
4 нче укучы:
Аларны без кабат ишетмәбез,
Акыл барда, куәт, аң барда.
Без яшь буын, без – бәхетле буын
Юл тотабыз якты таңнарга.
5 нче укучы:
1941 елның 22 июнь таңы туып кына килә иде әле. Илебезнең көнбатыш чикләренә кара тәреле дәһшәтле танклар үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәрләребез өстенә бомбалар яудыра башлады. Сугыш ялкыны дөрләде. Миллионнарча кеше, эш коралларыннан аерылып, кулларына сугыш кораллары алды. Фашизмга каршы көрәшкә күтәрелде.
6 нче укучы:
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә- балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм.
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
(Аерым укучы, татар халык җыры “Озату”ны башкара)
7 нчы укучы:
Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше китә. Кулына корал тотып сугышкан 100 меңнән артык якташыбыз Советлар Союзының орден һәм медальләре белән бүләкләнде. Безнең Түбән Наратбаш авылыннан Бөек Ватан сугышында 165 кеше катнашты, шуларның 102 се сугыш кырында ятып калды. Әйдәгез әле, 1 минут тынлык белән искә алыйк аларны.
8нче укучы:
Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен,
Шулай була калса, кояшны да
Бүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм, дошманымның
Йөрәгенә терәп атармын.
Үзем үлсәм, балаларым кала –
Минем гомерем булып, Ватаным.
9 нче укучы:
Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында,
Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе.
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
(Аерым укучы “Син кайтмадың”җырын
( М.Мозаффаров көе, С.Урайский сүзләре) башкара)
10 нчы укучы:
Илебез солдатлары 4 ел буена немец фашистларына каршы көрәштеләр. 1418 көн буе туплар шартлады. Җирдә яшәү өчен көрәш барды. Дошман никадәр генә котырмасын, совет солдатларының җиңүгә ышанычы көчле иде.
1 нче укучы:
Сугышларда яраланган чакта
Көчле рухын солдат җуймаган.
Ул яңадан баскан утлы сафка,
Фашистларны ярсып кыйнаган.
2 нче укучы:
Һичбер бомба, һичбер кургаш уклар,
Киртә булалмаган аңарга.
Ут яудырган нәфрәт тулы туплар
Үлем илткән күпме вандалга.
3 нче укучы:
Совет солдаты, туган җирне дошманнан азат итеп, һаман алга атлады. Ул кайда гына сугышмасын, аның белән Туган иле, халкы булды.
(Хор “ Совет солдаты” җырын (Г. Насрый сүзләре, З.Хәбибуллин музыкасы) башкара)
4 нче укучы:
Дөнья хәтерли. Илем өстенә фашист явы килгәндә, хатын – кызлар да көрәшчеләр сафында булды. Алар да дошманга үлем илттеләр, партизан отрядларында фашистларга каршы көрәштеләр, яралыларны дәваладылар, заводларда корал җитештерделәр. Сугыш елларында безнең авыл хатын – кызлары да (исем, фамилияләре әйтелә) җиңү көннәрен якынайтуда үз өлешләрен керттеләр.
5 нче укучы:
Күкрәгенә күпләп тәре таккан,
Кешелеген тәмам югалткан
Фашист офицеры яшь бер кыздан
Күпме көннәр сорау алган...
-
К списку новостей





