муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
5 нче сыйный укучылары татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Бакый Урманче музеенда булдылар.
Опубликовано: 25.09.2013Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе Күл-Черкен авылында туа. 1907-1914 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында армиягә мобилизацияләнә: Казакъстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгатеннән беренче дәресләр ала. 1919-20нче елларада Казандагы художество училищесында укый. 1920 елда ВХУТЕМАСка укырга кереп, аны 1926нчы елда тәмамлый. 1926-1941 елларда Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Башкортстанда эшли. Бу чорда Б.Урманче көнкүреш һәм портрет жанрында күбрәк эшли ("Сепарат янында" рәсеме).
1929 елда репрессияләнә һәм Соловецкие утраулары лагеренә сөрелә. 1933 елда азат ителә. 1934-1941 елларда Мәскәүдә яши, 1941-1949 елларда Алма-Ата һәм Семипалатинск шәһәрләрендә административ сөргендә вакытта казак шагыйрьләре һәм язучылары (Абай, М. Ауезов, С. Моканов) әсәрләренә иллустрасияләр, график серияләр, Габдулла Тукайның Казак теленә тәрҗемә ителгән шигырьләренә, Казакстанның тарихы, көнкүреше һәм сәнгать әһелләренә багышланган әсәрләре иҗат итә; 1949-1958дә Үзбәкстанда яши, Урта Азия табигатенә бәйле нәкеш һәм гарфир портретлар, тематик картиналар, пейзаж, этүдләр яза. Бакый ага Урманченың иҗаты һәм аның тормышы белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илдия Рифкатъ кызы ныклап таныштырды.
Источник: Гарипова С.И.
К списку новостей





