муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
24 нче июнь көнне уку йортында гөрләп "Чыгарылыш кичәсе" узды. Тантаналар залына ата-аналар, мәктәп коллективы, укучылар, кунаклар чакырылды. Махсус шигырь юллары астында сәхнәгә чыгарылыш сыйныф укучылары уздылар . Бәйрәмчә бизәлгән зал тагын да матураеп, яктырып китте! Укучыларга өлгергәнлек аттестаты, Мактау хатлары тапшырылды.9 сыйныф укучыларына үзләренең теләкләрен, котлау сүзләрен беренче укытучылары, сыйныф җитәкчесе, яраткан укытучылары, кадерле әти-әниләре җиткерде. Берсеннән – берсе матур теләкләр бүләкләр тапшыру белән аралашып бардылар.Зур дулкынлану хисләре белән бәйрәмдә катнашучы барлык тамашачыларга Рәхмәт хисләрен җиткерү өчен сүз чыгарылыш укучыларына бирелде. Тантаналы өлешне йомгаклап укучыларга кабат – кабат матур теләкләр әйтелде, йөрәкләрне җилкендереп онытылмас кыңгырау яңгырады. Хөрмәтле әти-әниләребез! Сезгә сабырлык, түземлелек ; ә кадерле укучыларыбызга хәерле юллар теләп калабыз!!!
Опубликовано: 25.06.2019К списку новостей





