• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 56
У нас учат: 11

У нас в школе

31 нче май көнне мәктәптә 2-8 сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” яңгырады. Тантаналар залына бәйрәмчә киенгән укучылар җыелуга йомгаклау линейкасы башланды. Иң беренчеләрдән булып зал түренә уку алдынгылары – отличниклар чакырылды. Аларга Мактау грамоталары тапшырылды, алкышлар җиткерелде. Алдынгы укучыларны барлау белән алдынгы сыйныфларны билгеләү башланды. “Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф” номинациясендә 1 урынны 2 (с.җ. Әхмәтшина Л.С.) һәм 9 (с.җ. Әхмәдуллина Г.Р.) сыйныфлар яулады. 2 урынга 3(с.җ. Әхмәтшина Л.С.) , 4 (с.җ. Фәхретдинова И.М.), 5 (с.җ. Гарипова С.И.) сыйныфлар лаек булдылар. 3 урынны 6 (с.җ. Исланова Г.Г.),7 (с.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.), 8 (с.җ. Галиуллина З.Ф.) бүлештеләр. “Иң тәртипле сыйныф” бәйгесендә 5 (с.җ. Гарипова С.И.) һәм 7 (с.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.) сыйныфлар җиңеп чыктылар. 2 урынга 6 (с.җ. Исланова Г.Г.) сыйныф чыкты. 3 урын 9 (с.җ.Әхмәдуллина Г.Р.) сыйныфта булды. Ә “Иң яхшы кизү торучы сыйныф” номинациясендә янә 1 урынны 5, 7 сыйныфлар бүлештеләр. Шул ук бәйгенең 2 урынын 6 сыйныф, 3 урынын – 8, 9 сыйныфлар алдылар. Ел дәвамында күзәтелеп барылган бәйгеләрнең берсе – төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив һәм нәтиҗәле катнашу.Аның нәтиҗәләре буенча 1 урын – 7 сыйныфта, 2 урын- 3 сыйныфта, 3 урын – 2 сыйныфта булды. Барлык нәтиҗәләр буенча 1-4 сыйныфлар арасында 2,3 сыйныфлар (с.җ.Әхмәтшина Л.С.) җиңеп чыктылар. Ә 5-9 сыйныфлар арасында җиңүче исеменә 7 сыйныф (с.җ.ШәрәфетдиноваЛ.Г.) лаек булды. 2 урынга 5 (с.җ.Гарипова С.И.) чыкты. 3 урынны 6 (с.җ. Исланова Г.Г.) һәм 9 (с.җ. Әхмәдуллина Г.Р.) бүлештеләр. Линейка барышында мәктәп тормышында актив катнашучылар белән беррәттән алдынгы спортсмен егет, кызлар да билгеләп үтелделәр. Ел дәвамында бер дәрес тә калдырмаучы укучы исеменә 9 сыйныф укучысы Гадеев Булат лаек булды. Җәйге каникуллар алдыннан мәктәп яны лагере эшчәнлеге , практика тәртибе буенча аңлатмалар бирелде. Аерым көн тәртибе итеп “Имин каникуллар” дигән чыгыш тыңланды: су коену, юл йөрү, янгын, травматизм , тәртип буенча кат –кат инструктаж үткәрелде. Соңгы кыңгырауны Бикчәнтәева Зилә белән Аюпов Азатлар яңгыраттылар.Йомгаклау сыйныф сәгатьләре, җыештыру чаралары үткәрелде. Мәктәп моңаеп яраткан укучыларын көтеп алынган, озын, күңелле, мавыктыргыч каникулларга озатып калды. Моңайма, мәктәп, моңайма! Без тиздән лагерьга , практикага , дару үләннәре җыярга кабат сиңа киләчәкбез!Безне сагынып көт ,мәктәп !!

Опубликовано: 31.05.2019



К списку новостей