• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 56
У нас учат: 11

У нас в школе

17 нче май көнне мәктәптә “Сәламәт тормыш сайлыйм! ” дигән девиз астында гөрләп Балалар сабантуе узды. Чара тулысынча зарарлы гадәтләрне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланды. Көн дәвамында Пионер оешмасы тарихына сәяхәт ясалды, тормыш иминлеге нигезләре буенча күнекмәләр бирелде. Тантаналы җыен төрле спорт ярышларында ел дәвамында җиңү яулаган укучыларның Сабантуй флагын мәйданга алып керүдән башланып китте. Рапортлар тапшырып, программа белән танышкач, укучылар иртәнге чәйгә утырдылар. Тамакларны ялгап алгач, чын Сабантуй башланып китте: “капчык киеп чабыш”, “чиләк белән су ташу”, “чүлмәк ватыш”, “әтәчләр сугышы”, “аркан тартыш”, “мәргәннәр бәйгесе”, “велокросс” кебек ярышлар берсен - берсе алыштырып кына тордылар.Укучылар рәхәтләнеп үзләре теләгән бәйгеләрдә катнаштылар. Һәр җиңү татлы приз яисә Сабантуй бүләге: сөлге , яулык, хуш исле сабыннар белән билгеләнеп барылды. Ул арада тәмле уха да өлгерде, кыр чәе дә кайнап чыкты. Төшке аш искиткеч туклыклы һәм вакытлы булды. Көннең икенче яртысы сыйныфлар арасында футбол ярышлары , аркан тарту белән дәвам итте. Ә инде йомгаклау линейкасы уеннард иң актив һәм нәтиҗәле катнашучы һәр укучыны бүләкләүдән башланып китте. Сабантуйның финалы булып “флаг” төшерү, спортның мөһимлеген искәртү, сәламәтлекне сакларга һәм ныгытырга кирәклеген ассызыклау булды. Чара һичшиксез куелган максатларына иреште!

Опубликовано: 18.05.2019



К списку новостей