муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 56 |
У нас учат: | 11 |
У нас в школе
6 нчы март көнне 5-9 сыйныф кызлары өчен “Уңган кызлар” бәйгесе уздырылды. Ярышта “Незабудки” (Капитан: Галиуллина Гөлназ) һәм “ Витаминки” (Капитан : Шигапова Эльза) командалары катнашты. Бәйрәм тантаналы котлау сүзләре белән башланып китеп, бәйге өлешенә ялганды. Уен шартлары буенча кызлар “Визитка”, “Мода”, “Причёска” , “Музыкаль бүләк” кебек чыгышларны алдан әзерләп куйдылар. Хөкемдарлар итеп Ибрахим, Булат, Рәсим, Илнур, Салаватлар сайланды. Берсеннән – берсе мавыктыргыч итеп ярышлар өстәлеп торды. Аеруча “ Чит телләрдә җырлау”, “Спорт тукталышы”, “ Бәрәңгедән нәфис сигезле санын ясау”, “Тапкырларга –табышмак” дип аталган конкурслар кызык килеп чыкты. Бәйрәм барышында җыр, бию, котлаулар үрелеп бардылар. Бирелгән вакыт сизелми дә узып китте. Уенга йомгак ясар вакыт та җитте. Нәтиҗәдә, ике команда да бик тырыш, уңган, булган икәннерен раслап бертигез очко җыйдылар. Ике команда да “Җиңүче “ исеменә лаек булды. Без кызларыбызны читаттагы җиңүләре белән котлыйбыз!
Опубликовано: 07.03.2019К списку новостей