муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Айлыкның йомгаклау этабы булып – хәрби – спорт уены “Аҗаган -2019” булды. Мәктәп укучылары уенда ике “батальон»га бүленеп катнаштылар. “Зәңгәрләр ” һәм “Кызыллар” иртәнге 8 сәг мылтык-пистолетларын асып , погоннарын тагып плацка тупландылар. Тантаналы өлеш кар өемнәрен ера –ера маршировка һәм рапортлар тапшырудан башланып китте. Урамда кар яву да, җепшек булу да “сугышчыларны” куркытмады. Чын солдатларча укучыларыбыз “Разведка”, “ Биатлон”, “Элемтә” , “Снайпер” , “Санитар”, “Полоса” , “Военкор” этапларында көч сынаштылар. Барлык уен этаплары да укытучылар тарафыннан уйланып, мавыктыргыч, сугышчан итеп әзерләнгән иде. Барлык уен төрләрендә көч сынашканнан соң иң авыр сынауларның берсе булган аркан тарту аеруча кызык булды. Ләкин алда иң җаваплы ярыш – Байрак алу бар бит әле! Бу йомгаклау бәйгесенә Гадеев Булат белән Хәйруллин Илмазлар сайланды. Бары бер генә секунд вакыт аермасы белән Булат үз командасына чираттагы җиңүне китерде. Бу арада борыннарны кытыклап кыр кухнясыннан тәмле аш исе чыкты. Саф һавада ачыккан тамакларны туйганчы ялгау көннең иң көтелгән мизгелләре иде! Кайнар чәй, пылау- ботка, кыздырылган тавык ите, йомшак ипи, татлы прәннек-вафли, алмалар – кыр кухнясыннан “сугышчыларга” чын бүләк булды! Уен нәтиҗәләрен барлау алдыннан барлык укучылар да спортзалга - привалга җыелдылар. Һәр сыйныф көн темасына багышланган чыгыш күрсәтте, җыр җырлады. Һәм менә уенның иң дулкынландыргыч минутлары –нәтиҗәләр барлау мизгелләре җитте. “Аҗаган”да җиңүне “Зәңгәрләр” (Г.Булат) яулады, ләкин “Кызыллар” (К.Раил) да бик матур уен күрсәттеләр! Шушы ук йомгаклау өлешендә уку йортында патриотик айлык кысасында уздырылган барлык чараларга нәтиҗә ясалды, төрле бәйгеләрдә җиңүче укучылар бүләкләнде. Һәркемнең күңеле шат, кәефе күтәренке ! Чыннан да патриотлар тәрбияләүдә айлык лаеклы урын алды!
Опубликовано: 22.02.2019К списку новостей





