муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 56 |
У нас учат: | 11 |
У нас в школе
21 нче февраль көнне мәктәптә строй һәм җыр смотры узды. Тантаналы гимн астында рәт- рәт тезелгән отрядлар бәйге узачак залга үттеләр. Чараның беренче өлешендә барлык ир –егетләрне Ватан сакчылары көне уңаеннан төп “хөкемдар” котлады. Жирәбә тәртибе буенча сыйныфлар чыгышы башланды. Һәр төркем бәйге шартына туры китереп исем, девиз, җыр сайлаган. Иң җаваплы этап : маршировка һәм командалар үтәү. Ләкин барлык сыйныфлар да таләпләрне төгәл һәм дөрес үтәделәр. Смотр йомгаклары буенча башлангычлар арасында I урынны 2,3 нче сыйныфлар , II урынны - 1,4 сыйныфлар яулады . Зур төркемнәр арасында “Җиңүче “ исеменә VII, IX сыйныфлар иреште. VI , V сыйныфлар да мактаулы призлы урыннарны бүлештеләр. VIII сыйныф укучылары “Иң актив катнашучы сыйныф “ исеменә лаек булдылар. Бәйге шарты буенча “Иң яхшы командир “ исеменә 6 сыйныф укучысы Хәйруллин Риназ лаек булды. Мәктәп администрациясе смотрны оешкан төстә уздыру буенча аеруча зур өлеш керткән барлык командирларга : Зәйнетдинов Илмазга, Гадеев Данирга, Җамалетдинов Илдарга, Бикчәнтәев Даниска, Хәйруллин Илмазга, Камалов Раилгә зур рәхмәт сүзләре җиткерә!
Опубликовано: 21.02.2019К списку новостей