муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Стандарт таләпләренә туры китереп мәктәптә әледән – әле яңа чаралар уздырыла. Уку йортында Буа шәһәре балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге испекторы – полиция капитаны Галимова Нурзәл Марат кызы белән берлектә Буа Шөгыль үзәге администрациясе белән мәдәни “десант ” уздырылды. Укучылар белән очрашуга килгән кунаклар пионерлар тормышын чагылдырган “Шәхси пионер эше “ дигән әдәби фильм алып килделәр. Ә Нурзәл Марат кызы хокук бозуларны кисәтүгә багышланган эчтәлекле әңгәмә үткәрде. Бергәләп кино карау алдыннан түгәрәк өстәл артында укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, балалар оешмасы эшчәнлегенә кагылышлы вакыйгалар барланды. Кино тарихы, аның тәрбияви мөмкинлекләре ачылды. Сыйныф җитәкчеләренә бу юнәлештә кулланырга буклетлар таратылды. Бер сәгатьтән артык барган бу кинофильмны укучылар бер сулышта карадылар, аның геройлары тормышына битараф кала алмадылар. Очрашуның йомгаклау өлешендә яшәү мәгънәсе, әхлак нигезләре кабат – кабат искәртелде. Бу тәрбия чарасы мәктәпнең тәрбия системасында үзенең лаеклы урынын алды. Мәктәп администрациясе очрашуны оештыруда һәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән Буа шәһәре Шөгыль үзәгенең барлык хезмәткәрләренә чын күңелдзн Рәхмәтен белдерә, киләчәктә дә уртак мәдәни чаралар уздырылачагына ышанып кала.
Опубликовано: 14.02.2017К списку новостей





