• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 40
У нас учат: 18

У нас в школе

Ачык сыйныф сәгате

Опубликовано: 17.05.2012

   “Мин сәламәт яшәү

           рәвеше сайлыйм”

          темасына үткәрелгән сыйныф сәгате .

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Максат : Укучыларны сәламәт яшәү нигезләре белән таныштыру ;сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәнен төшендерү;үз сәламәтлегең                 турында кайгыртуга омтылыш тәрбияләү

Бүген без сезнең белән “Мин һәм минем сәламәтлегем” дигән сыйныф сәгатенә җыелдык. Бу юкка гына түгел. “Сәламәтлек – җәүһәр, ләкин тиз югала” , диелә татар халык мәкалендә. Сәламәтлек - кеше өчен иң кадерле нәрсә, ләкин аны сакларга кирәк, бер югалтсаң, аны кайтаруы бик авыр. Сәламәт булмаган кешегә дөньяның бер кызыгы да юк.  “Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур байлык – саулык” , дип юкка гына әйтмиләр бит. Сәламәт булуның асылы тормыш – көнкүрештә безнең нинди гадәтләргә ия булуыбыз белән дә бәйле. “Гадәт – кемгә дә булса хас, нык урнашкан характер үзенчәлекләре. Еш, системалы рәвештә кабатланудан ихтыяҗга әверелгән үз –үзеңне тотыш, сыйфат,” дип әйтелә “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә.

Көндәлек режимны үтәү, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, телевизор карарга ярату, ашаганда китап уку, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, һ.б. ны гадәт дияргә була. Ләкин бу гадәтләрне ике төркемгә бүлеп була. Аларның кайберләре сәламәтлекне ныгыта, ә икенчеләре исә киресенчә какшата. Бүген без шул турыда сөйләшербез.

   Элек – электән сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сау – сәламәт булу тормыш итү өчен иң кадерле , иң кирәкле , иң мөһим шарт булган. Ә бүген сәламәтлеккә караш нинди соң?

Нәрсә ул сәламәтлек? Әйе, сәламәтлекне зур байлык, диләр. Тик ул акча белән дә, алтын белән дә үлчәнә торган байлык түгел. Сәламәтлек- кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк – омтылышларына ирешә, тирә - юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән ямь таба.Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны кечкенәдән башларга кирәк.

Сәламәт булу өчен икенче мөһим шарт – дөрес туклану, чөнки безнең организмыбыз без кабул иткән ризык хисабына яши. Яхшы үсешне тәэмин иткән туклану рациональ туклану дип атала. Безнең организмга , ашамлыклар белән бергә, төрле агулы матдәләр дә эләгә. Алар еллар үтү белән кан тамырларына, бөер, бавыр, күз һ.б. органнарга туплана һәм төрле авырулар китереп чыгара. Дөрес туклану яраткан ризыклардан баш тартуны күздә тотмый. Монда иң мөһиме – азыкны төрләндереп һәм чамасын белеп ашау. Туклыклы матдәләр бер генә төр ризыкта тупланмый. Шуңа күрә азыкны төрләндерү – организмга яшәү өчен кирәкле төрле матдәләрнең керүе өчен әһәмиятле шарт. Чама белән ашауның төп принцибы – составында май, холестерин, шикәр, тоз күп булган ашамлыкларны әзрәк куллану. Яшелчә, җиләк – җимеш, ярмалардан әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирелергә тиеш. Туклануның төп кагыйдәләре белән таныштырыла.(плакат)

Кешенең сәламәтлеге нигездә аның үзенә бәйле. Борынгы греклар , мәсәлән, аз авырганнар һәм озак яшәгәннәр. Моның сере бик гади: алар үсемлек ризыкларын ашаган, итне аз кулланган, тәмәке тартмаган, шәрабны 30 яшьтән соң гына авызына алган. Ләкин иң мөһиме – кешеләр балачактан башлап өлкән яшькә җиткәнче чыныкканнар һәм һәрвакыт хәрәкәттә булганнар. Физик күнегүләр – чын мәгънәсендә яшьлек элексиры. Ләкин алар даими булганда гына тулы файда китерә. “Хәрәкәт үзенең тәэсире буенча теләсә нинди даруны алыштыра, әмма дөньяның барлык дәвалау чаралары да хәрәкәт тәэсирен алыштыра алмый”,- дип әйткән XVIII гасырда француз табиблары.

Гадәтең нинди – холкың шундый. Без бу халык мәкален бик еш ишетәбез. Әйе, һәр кешенең төрле гадәтләре була.Файдалылары да, зарарлылары да.


Источник: 8 сыйныфта ачык сыйныф сәгате үткәрелде

К списку новостей