муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Бүген мәктәптә 5 - 9 сыйныф укучылары һәм аларның әтиләре белән “Әти белән бер көн” (Один день с папой”) дип исемләнгән тәрбия чарасы уздырылды. Спорт чарасы мавыктыргыч, күңелле итеп оештырылды. Аеруча актив һәм нәтиҗәле уен күрсәтүче әтиләр булып Бикчәнтәев Рамил Наил улы һәм Туктаров Рәмзил Рифкать улы табылды. Безнең көчле, тапкыр, булдыклы әтиләребез барлык ярышларда да бик теләп һәм тырышып катнаштылар. Ярышлар берсеннән – берсе кызыграк, авыррак итеп уздырылды. Ләкин укучылар әтиләре белән берлектә бөтен авырлыкларны да җиңеп чыктылар. Аеруча кызык булып “Әти –паровоз”, “Иң яхшы шофёр», “Минем әти- парикмахер”, “Кенгөрәләр ярышы” дигән уеннар булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча әтиләр бертигез очко җыеп, җиңүче исеменә лаек булдылар.Тантаналы шартларда барлык әтиләргә , ярышта катнашучы барлык укучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды, күмәк фотога төшү оештырылды. Мәктәптә ике көн дәвамында уздырылган бу спорт чаралары гаиләләр белән элемтәне ныгытты, отышлы тәрбия чарасы дип табылды.
Опубликовано: 24.10.2016К списку новостей





