муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Экологик тәрбия бирү айлыгы
Опубликовано: 09.04.2012Без сезнең белән бүген Җир йөзендә иң кирәкле табигый байлыкларның берсе-СУ турында сөйләшергә җыелдык. ( слайд 5)Бу-Н20 . Аның составында бары ике водород атомы һәм бер кислород атомы бар.СУ иссез, төссез , аерылып торырлык тәме булмаган сыеклык.
ü
ü
ü са Сибгат Хәким сүзләренә язылган “Сусау” шигыре дә суга мәдхия җырлый.
Эчәр су иң беренче чиратта эпидемик яктан куркынычсыз, химик яктан зыянсыз булырга һәм аның исе, тәме, төсе, күбекләнүе, болганчыклыгы булмаска тиеш. ( слайд 7) Бүгенге көндә җир йөзендә 1 миллиард 100 миллион кеше сыйфатлы су кулланудан мәхрүм. Дөньяда кешеләрне сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү барлык илләр өчен дә глобаль медицина проблемасы һәм социаль мәсьәлә булып тора.
Без Буа шәһәреннән эчәр өчен ала торган “ Эңҗе бөртеге” коесы суының да , нормага туры килмәгән тайпылышлары бар. (слайд 11) Чөнки бик чиста су чыганагыннан алганда да , эчәр су торбаларда үзенең сыйфатын бөтенләй югалтырга мөмкин. Бүгенге көндә суга бөтенләй тәэсир итми торган материал юк, диләр. Аннан соң, су — үзе химик актив матдә. Ул үзе яхшы эретмә, коррозия чыганагы. Суүткәргечләрнең һәм сыешлыкларның химик ныклыгы суның үз составыннан да тора бит әле. металл Авылда шәсхи йортларда тимер торба белән бораулап ясалган коелардан алынган суның составында тимер матдәсенең нормадан артык булуы ачыкланды. Соңрак цинк белән капланган торбалар куллана башладылар, бакыр һәм тутыкмый торган корыч шулай ук су транспортлау өчен уңайлы санала. Хәзерге көндә тутыгуга каршы торучанлык ягыннан пластик торбаларны күбрәк эшкә җигәләр. Ләкин аларны җитештергәндә күптөрле органик матдәләр кушыла һәм бу матдәләр үз чиратында суга тәэсир итә. Хәзер күпләр краннан килгән суны фильтр аша үткәреп эчә. (слайд 12) Дөрес, хәзер фильтрлар суны ярыйсы гына чистарта һәм сатуда аларның әллә ниндиләре бар. Соңгы вакытларда мондый суны күп эчүнең кеше организмы өчен зур файдасы турында да язалар. Имеш, көненә бер литр ярым фильтрланган, ләкин кайнатылмаган чиста су эчкән вакытта тән артык симезлектән котыла ала. Ягъни һәрдаим суга мохтаҗ кеше организмы үзендә тиешле дымлылык җитмәгәндә май тукымаларын ишәйтергә мәҗбүр була икән.
судан организмга кирәкле тозларны да алып калуы мәгълүм. Шуңа күрә үз организмы турында тиешенчә кайгыртучылар махсус чистартылып шешәләргә тутырылган, кирәкле тозлар өстәлгән су эчүне гадәткә кертеп бара. Кайбер фирмалар моның өчен үзләренең су скважиналарын файдалана, ләкин мондый скважиналар тирәсендә депрессион “бүрәнкә” хасыйл була һәм ул урынга якындагы елга сулары һәм җир өстендәге пычрак сулар сөзелеп керергә мөмкин. Мондый очракта инде суны тулысынча чистарту, хәтта минераллардан арындыру кирәк була, соңыннан аңа табигый тәм бирү өчен махсус минераль тозлар өстәлә. Ләкин суны ясалма юл белән минеральләштерү катлаулы һәм кыйммәтле процесс икәнен дә онытырга ярамый.
Дөньяда иң мөһим, кирәкле нәрсәләр арасында, әлбәттә, чиста су, саф һава, файдалы азык булу төп шарт. Экология турында һәрвакыт зур хөрмәт белән сөйлиләр. Гадәттәге тормышта беркем дә, бернәрсә дә бу юнәлештә бик ук эшләргә теләми. Бу сер түгел. Чөнки Ходай яраткан, гасырлар буе сакланган җирнең халәте хәзерге индустрия, кеше яшәве тәэсирендә үзгәреп, начарланып, пычранып тора.
Суны экономияләп тотарга, чүп–чар тутырмаска, сулыкларда машиналар юмаска. Без үсеп җитәрбез дә, завод–фабрикалардан чыккан пычрак калдыкларын чистартырга өйрәнербез, авыл һәм шәһәр халкын чиста су белән тәэмин итү программалары төзербез.Илебезнең киләчәге безнең кулларда!
Чыгышмны француз язучысы А. Сент-Экзюпери сәзләре белән йомгаклыйсым килә: ( слайд 15)
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
К списку новостей





