муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
"Спортлы Татарстан" акциясенә йомгак ясалды.“Спорт – син тынычлык!” дип аталган атналыкның беренче көнен башлангыч сыйныф укучылары аеруча зур тырышлык белән үткәрде. 3,4 сыйныфлар бу көнне иртәнге зарядка белән башладылар , аннары язгы ГТО нормативларын тапшырырга керештеләр, зур тәнәфесләрдә хәрәкәтле уеннар оештырдылар. Уку көнен йомгаклап балалар спорт турында кызыклы әңгәмәдә катнаштылар, кинофрагментлар карадылар. Укучылар һәр көнне спорт белән дус булырга сүз биреп, күтәренке күңел белән өйләренә таралдылар.“О спорт – ты мир! ” акциясе кысасында мәктәпнең җыелма спорт командасы районда уздырылган җиңел атлетика буенча сайлап алу ярышларында катнашты. Спортсмен кызларыбыз Хәйретдинова Эльвира белән Шакурова Айгөл, егетләребез Вәлиев Әлфис һәм Вәлиев Инсафлар бу чарага бик җаваплы килделәр, тырышып ярышның барлык этапларын үтәделәр. Командабыз башка командалардан бер дә калышмады, уңай нәтиҗәләр яулады. “Спортлы Татарстан “ акциясе мәктәп укучылары арасында спорт чараларында катнашуны активлаштырды. Уку йортының җыелма командасы районда уздырылган җиңел атлетика буенча Спартакиада ярышларында катнашты. Команда катнашып кына калмады, нәтиҗәле чыгыш ясады. Команда әгъзалары Ахатова Энҗе, Вәлиев Инсаф, Вәлиев Әлфис, Шәрәфетдинова Розана, Кадыйров Фаил, Хәйретдинова Эльвира, Шакурова Айгөл, Җамалетдинов Илшатлар Мактау сүзләренә лаек! Чөнки шәхси беренчелектә 7 сыйныф укучысы Ахатова Энҗе 2 урынга, 9 сыйныф укучысы Җамалетдинов Илшат 4 урынга лаек булса; командабыз 10 команда арасында 4-че ! Бу уздырылган республика акциясе спорт белән кызыксынуны арттырды, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүдә зур урын алды.
Опубликовано: 23.04.2016К списку новостей





