муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Язгы каникуллар алдыннан мәктәбебездә Мәдәният йорты белән берлектә авыл күләмендә гөрләп “Нәүрүз” бәйрәме узды. Аның тантаналы өлеше бәйрәмнең тарихы белән таныштыру, халкыбыз йолаларын яңарту белән башланып китте.Шуннан соң бәйрәм түренә гармун җырлары, чәчкәләр, матур теләкләр белән Нәүрүзбикә (Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәзинә Хәсәнова) килеп керде, аның сүзләре җырга үрелеп барды. Бәйрәм сәхнәсендә берсеннән - берсе күркәм авыл үзешчәннәре: җырчылар, гармунчылар Нурдания Низамова, Равил Җәгъфәров, Камил Хәмәтҗанов бәйрәм уңаеннан үзләренең котлауларын бүләк иттеләр. Авыл осталары җырлары укучылар чыгышы белән аралаштырылып алып барылды. Җыр , бию дәртләндереп торды. 6 сыйныф укучысы (САМОСТОЯТЕЛЬНЫЕ ДЕТИ ТӨРКЕМЕ) Галимҗанов Альберт “Тамчылар” җырын гармунда уйнап, тамашачыларны биетте. Шуннан соң барлык тамашачы уеннар аланына юнәлде. Менә монда инде чын язгы “сабантуй” башланып китте: Нәүрүзбикә уеннарга старт бирде! Шаулап – гөрләп ярышлар башланып китте: капчык киеп йөгерү, чиләкләр белән су ташу, чүлмәк ватыш, “Кыш бабайны” куып җибәрү, әтәчләр сугышы, кашык белән йомырка ташу барлык укучыларны үзенә җәлеп итте. Һәр укучы уенда җиңгән очракта махсус татлы бүләккә ия булды. Ә инде иң кызыгы уеннар ахырында “Кыш” белән” Яз” ның аркан тартуы булды! “Кыш “ җиңелде, “Яз” җиңде! Менә шунда “күмерле” самавар кайнап чыкты, язгы коймак өлгерде, төшке аш өстәлләргә куелды. Рәхәтләнеп тамак ялгап алгач, Нәүрүз белән күмәк фотога төшүләр , күңел ачулар әле озак дәвам итте. Мондый тәрбия чарасы укучылар күңелендә матур хатирәләрне озак саклар!
Опубликовано: 19.03.2016К списку новостей





