Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422417, РТ Буинский район, с. Новые Чечкабы, ул. Свобода, д. 32а, |
| Телефон: | +7(843)-745-02-99 |
| E-Mail: | n-chechkab@mail.ru, Sncb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Чечкабская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Бикмуллин Рустем Даянович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 ученика |
| У нас учат: | 11 учителей |
У нас в школе
Шигъри сабантуй- 2011!
Опубликовано: 23.12.2011
Камалова Энҗе Харун кызы. 1995 нче елның 23 нче мартында Буа районы Яңа Чәчкап авылында туганмын.
Яңа Чәчкап урта мәктәбендә белем алам.
Укытучым: Рәхимова Фәридә Хаҗиәхмәт кызы.
Мин шигырьләр язарга, әдәби китаплар укырга бик яратам. Авылда туып үскәнгәме, табигатьнең һәр могҗизасына сокланам. Шулай ук кошларны, хайваннарны яратам.
Мәктәбебездә бик күп түгәрәкләр эшли. Мин "Әллүки" һәм "Шахмат" түгәрәкләренә йөрим. Анда мин үзем өчен кирәк булган бик күп мәгълүматлар алам.
Кыш килде.
Күбәләктәй ап-ак булып,
Мамык кебек кар ява.
Җир өстенә матур итеп
Йомшак юрганын яба.
Агачларга, куакларга
Ап-ак булып бәс сыра,
Табигатьнең хозурлыгы
Бик матур бит, син кара!
Кар көртләрен ерып йөрү
Үзе бит ул тантана!
Кышны читтән күзәтүе
Анысы - чын могҗиза.
Чыршы, наратлар утыра
Ап-ак шәлгә уранып,
Озакламый Яңа елның
Җитүенә куанып.
Яңа ел, яңа шатлыклар,
Зур уңышлар алып кил.
Безнең илгә зур-зур байлык
һәм тынычлык алып кил!
Әни сүзе
Әни сүзе һәркемгә дә
Ул иң кадерле сүздер.
Әнием, дип эндәшүләр
Һәркемгә дә бәхеттер.
Әниләрнең бик азга да
Күңелләре буладыр.
Алар безнең уй – фикерне,
Аңлап - белеп торадыр.
Әниләр һәрчак ягымлы,
Алар һәрчак сөйкемле.
Матур җылы сүзләр белән
Алар безне үстерде.
Әниләргә бервакытта,
Кайгы - хәсрәт китермик
Без аларны хөрмәт итик,
Беркайчан да рәнҗетмик.
Кайгы Песи
Кайгы килгән һәр кешегә Безгә килеп ияләште,
Ходай бирсен сабырлык. Ак тәпиле бер песи.
Сабырлык кына да җитми Янып тора йөзләре,
Кирәк бик зур түземлек. Кап – карадыр күзләре.
Кайгы бит ул кешеләрнең, Аның бар – дүрт баласы,
Рухын, көчен сындыра. Барысыда күз карасы.
Өмет чаткыларын сытып Ягымлылыр, йомшаклар
Яшәү дәртен сүндерә. Нәни йомры йомгаклар.
Кайгыны бит ходай да. Мин аларны карап торам,
Сынар өчен җибәрә. Әле ерактан гына.
Шуңа сынмый, сабыр гына. Әниләре бик усал шул,
Без мәҗбүрбез түзәргә. Җибәрми яннарына.
К списку новостей










