Бәйрәм буларак ул 1992 елдан бирле үткәрелә башлый. Чөнки ул елның 11 июнендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан “Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне” карарына кул куела.
Рәсми рәвештә бәйрәм яңа исемен (“Россия көне”) 2002 елның 1 февралендә ала. Россиянең Хезмәт кодексы яңарганнан соң, Россия көне илебезнең барлык төбәкләрендә билгеләп үтелә башлый. Аны дәүләт тарафыннан игълан ителеп, ял итә торган иң яшь бәйрәмнәрнең берсе, дип әйтергә мөмкин.










