Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422417, РТ Буинский район, с. Новые Чечкабы, ул. Свобода, д. 32а, |
| Телефон: | +7(843)-745-02-99 |
| E-Mail: | n-chechkab@mail.ru, Sncb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Чечкабская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Бикмуллин Рустем Даянович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 ученика |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Әй, бу сугыш, насыйп итмәде шул Яңа күлмәкләрне кияргә. Язмады шул шушы балаларга Рәхәтләнеп "әти" дияргә. Сабыйлыктан әйткән хыяллары Ашмады шул чынга, ашмады. 10-12 яшьлек бу балалар Укуларын хәтта ташлады. Кулларына дәфтәр-каләм түгел, Сәнөк-көрөк алды балалар. Алар шулай әтиләре өчен Тормыш йөген тартып бардылар. 10.05.2013

9 май - Бөек Җиңүгә 68 ел тулды. Шул уңайдан 1-11 сыйныф укучылары белән һәйкәл янында чара үткәрелде.
-
Мәктәп укучылары арасында турниктан тартылу ярышы узды 06.05.2013

Иң яхшы күрсәткечләр:
Исмәгыйлев Рәсим 11 кл 44 тапкыр
Гатиятуллин Айрат 11 кл 36 тапкыр
Гимадов Булат 9 кл 27 тапкыр
Шәрәфетдинов Илнур 8 кл 20 тапкыр
Шакирҗанов Фәнил 7 кл 20 тапкыр
Мусин Ильяс 6 кл 14 тапкыр
Ешниязов Айнур 7 кл 11 тапкыр
Халитов Динар 3 кл 8 тапкыр
Шәрәфетдинов Раил 2 кл 6 тапкыр
Гилазов Алберт 1 кл 3 тапкыр
-
9 сыйныф укучысы Җиһаншин Алмаз зур уңышлары өчен район мәдәният сараенда уздырылган "Сәләтле укучылар слетында" катнашып грамота һәм бүләккә ия булды. Котлыйбыз Алмазны һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз! 06.05.2013

- “Ренат Харис иҗаты буенча эзләнүләр” дигән җыентыкта безнең мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Солтанова А.М. һәм 9 сыйныф укучысы Бикмуллина Л.Х. фәнни эшләре урын алган. Җыентык республика күләмендә тәкъдир ителде. 29.04.2013
-
26 нчы апрель көнне район мәдәният йортында бөек Тукайның туган көненә багышланган “Туган як шигърияте” исемле әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чарада безнең мәктәпнең укучылары катнашты. 29.04.2013

Укучылардан – Бикмуллина Л.3 кл ( җит.Халитова Г.Н.), Абдрахманов А. 2 кл (җит.Бикмуллина Н.А.) сәнгатьле уку бәйгесендә җиңеп, Буа муниципаль районы башлыгының Грамотасына лаек булдылар.
Шигърият сөючеләребезне котлыйбыз!
-
Яңа Чәчкап мәктәбе беренчелегенә шашка һәм шахмат турниры узды мәктәп укучылары арасында 5-27 апрель көннәрендә 29.04.2013

-
Районная исследовательская конференция "Моя малая Родина: города и села" 29.04.2013

Сочинение язу номинациясендә 9 кл укучылары Саттарова Г. 1 урын һәм Сәмигуллина А. 3 урын яулап кайттылар.
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Солтанова А.М.
-
6 кл укучысы Саттарова Әдилә "Туган як серләре" исемле район конкурсында җиңүче итеп танылды. Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимова Ф.Х. 29.04.2013

-
Чемпионат по пятиборью на Кубок Буинского районного исполнительного комитета РТ 29.04.2013

Пневматик винтовкадан ату буенча 8 кл укучысы Сабиров Д. 3 урын, фигуралы йөртү буенча 9 кл укучысы Җиһаншин А. 4 урын, шулай ук автомобиль төзелеше буенча 3 урын яулап грамота һәм кубокка ия булдылар. Җитәкче: ТИН укытучысы Солтанов И.Р.
-
«Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” 29.04.2013

25нче апрель көнне Буада Р.Сагдеев исемендәге мәктәптә «Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” исеме астында, Татарстанның Халык шагыйре Ренат Харис иҗатына багышланган, фәнни–гамәли конференция узды. I турга Идел аръягы районнары укытучылары һәм укучыларыннан 82 эш кабул ителгән иде. II турга 42 эш узды. Фәнни укулар актлар залында тантаналы әдәби иртә белән башланды. Тормыш иптәше Лилия ханым белән шагыйрь Ренат Харис, Буа муниципаль районы башлыгы А. К. Айзетуллов, Буа муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары М. И. Гарифуллин, район мәгариф бүлеге идарәсе башлыгы И. И. Абзалов секция эшләрендә дә катнашты. Фәнни–гамәли конференция җиңүчеләре арасында безнең мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Солтанова А.М. һәм 9 сыйныф укучысы Бикмуллина Л.Х. катнашып II дәрәҗәле дипломга ия булдылар.










