Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422417, РТ Буинский район, с. Новые Чечкабы, ул. Свобода, д. 32а, |
| Телефон: | +7(843)-745-02-99 |
| E-Mail: | n-chechkab@mail.ru, Sncb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Чечкабская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Бикмуллин Рустем Даянович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 31 ученика |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Районда узган "Аксаковские чтения" исемле иншалар конкурсында ике 10нчы сыйныф укучыбыз катнашып уңышка ирештеләр. Сәмигуллина Алсу 2нче урын, Ешниязова Айгөл 2нче урын. (Фәнни җитәкчеләре Хисамиева Г.Д.) 21.04.2014

-
10нчы сыйныф укучысы Сәмигуллина Алсуның шигырьләрен һәм мәкаләләрен газета битләреннән укыганыбыз бар иде. Күптән түгел "Ватаным Татарстан" газетасының 11нче апрель санында аның яңа шигырьләре басылып чыкты. Без укучыбыз белән бик горурланабыз һәм иҗатында уңышлар телибез. 21.04.2014

-
Шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, мәктәбебезнең элеккеге укучысы Рифат Сәлах бездә кунакта. Бик күңелле кичә узды. Кичә барышында укучылар Рифатның шигырьләрен сөйләделәр, күп кенә кызыклы сораулар бирделәр. Шагыйрь үзенең яңа гына "табадан төшкән" шигырьләрен укыды, үзе баянда уйнап җырлап та алды. Барыбыз да аның уңышлары белән горурланып утырдык. Бу кичәне әзерләүдә күп көч куйган татар теле укытучыларына рәхмәт әйтәсебез килә. 19.04.2014

-
"Язның бер көне ел туйдыра" дигән борынгы мәкаль бар. Без дә кыш буе өстәлләребездә тәмле салатлар бетмәсеннәр дип, кишер белән аш чөгендере утырттык. 19.04.2014

-
Бүген безнең мәктәптә имтиханнар. 9нчы сыйныф укучылары үз көчләрен сыныйлар. Уңышлар сезгә укучылар! 17.04.2014

-
Саф һавада эшләү үзе күңелле. Тугызынчы сыйныфлар имтихан биргәндә башка сыйныф укучылары мәктәп яннарын җыйдылар. 17.04.2014

-
27 нче март көнне Буа шәһәренең 5нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар өчен "Хочу всё знать" дип исемләнгән фәнни - гамәли конференциясе булып узды. Яңа Чәчкап мәктәбенең филиалы булган Кыр-Тәүгелде мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Гыймадова Зилә туган якны өйрәнү бүлегендә "Авылым чишмәләре" дигән чыгышы белән 2нче дәрәҗә дипломга ия булды. (Фәнни җитәкчесе Гатиятуллина Р.А.) 27.03.2014

- Башлангыч сыйныфлар өчен "Хочу всё знать" дип исемләнгән фәнни - гамәли конференциядә Яңа Чәчкап мәктәбенең филиалы булган Әхмәт мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Ибатуллин Ильнар туган якны өйрәнү бүлегендә "Кечкенә бал кортының зур серләре" дигән чыгышы белән 1нче дәрәҗә дипломга ия булды. (Фәнни җитәкчесе Ибатуллина С.Х.) 27.03.2014
-
Башлангыч сыйныфлар өчен "Хочу всё знать" дип исемләнгән фәнни - гамәли конференциядә Яңа Чәчкап мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Халитов Динар математика һәм филология бүлегендә "Эзләнү табышларым, беренче уңышларым" дип аталган эзләнү эше белән 1нче дәрәҗә дипломга ия булды. (Фәнни җитәкчесе Халитова Г.Н.) 27.03.2014

-
Күңелле Нәүрүз бәйрәмен җырлы -биюле уеннар белән һәм карга боткасы пешереп үткәрдек. 22.03.2014











