• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей № 2» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәренең “2нче Лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422430, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. Ефремова, дом 148
Телефон: +7(843)-743-83-23
E-Mail: bua_liceum@mail.ru, L2.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей № 2» города Буинска БМР РТ
Руководитель: Абрамова Людмила Владимировна
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 748 учащихся
У нас учат: 47 учителей

2024-2025 учебный год

Тукай — безнең күңелләрдә! ✨

Опубликовано: 24.04.2026

 

Татар шигъриятендә Габдулла Тукай — иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык — безнең олы мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукайның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле.

Бүген без мәктәбебездә бөек шагыйребезнең туган көнен зурлап билгеләп үттек. «Тукай әкиятләренә сәяхәт» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе һәркемнең күңелендә якты истәлекләр калдырды.

???? Кичәдән якты мизгелләр:

4-в сыйныфы укучылары Тукай абыебызның тылсымлы әкиятләрен сәхнәләштереп, чын артистлык осталыгын күрсәттеләр.

Шагыйрьнең үлемсез шигырьләрен Әхмәтов Самир (1-в), Вәлиева Нәфисә, Сафина Камилә (3 сыйныф) һәм Хәйбуллова Ралинә (6-а) дулкынландыргыч итеп сөйләделәр.

5 сыйныф укучылары «Эш беткәч уйнарга ярый» әкиятен сәхнәләштереп, тамашачыларга үтемле киңәшләрен җиткерделәр.

Бәйрәм бердәмлек символы булган, татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Без Тукайның үз милләте, теле һәм мәгърифәте өчен җан атып яшәгән милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез. Аның иҗаты — дөнья киңлекләренә юл салучы рухи маягыбыз! ????????



К списку новостей