Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камбродская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан». Муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422443, РТ, Буинский район, село, Каменный Брод, улица, Центральная, дом 2а |
| Телефон: | +7(843)-745-31-30 |
| E-Mail: | sch667@mail.ru, Skmb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Камбродская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Владимиров Владимир Валерьевич |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 27 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камбродская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан». Муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
"Сугыш эзләре буйлап..." уен 21.01.2015

Мәктәптә тарих атналыгы дәвам итә. 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары арасында "Сугыш эзләре буйлап..." дигән темага бәйге үткәрелде. Бу бәйгедә 9 нчы сыйныф укучылары җиңү яулады. Укучылар әзер һәм бик актив булдылар.
Җаваплы укытучы: Замалтдинова Р.Г.
-
Башваткыч уены 20.01.2015

Тарих атналыгы кысаларында 7 сыйныф укучылары катнашуында "Башваткыч" уены үткәрелде.Укучылар үзләренең тарих фәненнән булган белемнәрен күрсәттеләр. Кроссвордның сорауларына иң күп җавап табучы - Нигматуллина Илсинә! Уенны алып баручы тарих укытучысы- Хөсәенова Алсу Абрар кызы.
- Cтудентлар белән очрашу кичәсенә чакыру 20.01.2015 31 нче гыйнвар көнне безнең мәктәптә күптән көтелгән студентлар белән очрашу булачак. Барлык Ташкичү урта гомуми белем мәктәбен тәмамлаучы укучыларны көтеп калабыз!
- Тарих атналыгы 19.01.2015 19 гыйнвардан алып 24 гыйнварга кадәр мәктәбебездә тарих атналыгы узачак. Җаваплы укытучылар: Замалтдинова Р.Г., Хөсәеновва А.А.
-
Хоккей ярышлары 14.01.2015

Бүген безнең мәктәптә куст буенча хоккей ярышлары булып узды. Егетләребез бик тырышып уйнадылар һәм 1 урын яуладылар. Котлыйбыз!!!
-
Консультациялар... 05.01.2015

Мәктәпнең кышкы каникулга планы нигезендә, 9-11 сыйныф укучылары төрле фәннәрдән консультацияга йөриләр.
-
Күңелле старт 04.01.2015 Бүген мәктәптә балангыч сыйныф укучылары арасында "Күңелле старт" уены булып узды. Балалар ике командага бүленеп төрледән-төрле спорт уеннары уйнадылар. Кыш Бабай калдырып киткән кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

-
Кышкы уеннар... 03.01.2015 Каникулны күңелле үткәрү максатыннан 8-11 сыйныф укучылары арасында хоккей ярышы булып үтте.

-
Яңа 2015 ел белән!!! 01.01.2015

Сезне барыгызны да чын күңелдән Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп.
-
Котлы булсын яңа ел!!! 28.12.2014

Бүген безнең мәктәбебездә, укучыларның яратып көтеп ала торган, Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәм мәктәп дректоры Фаткуллин Ф.Ф. котлавы белән башланып китте.Ул укучыларның әти-әниләренә балаларының укуда ирешкән уңышлары өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Бәйрәм 3 звенода үтте. Төрле әкият геройлары булып киенгән укучылар рәхәтләнеп күңел ачтылар: җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, Кыш бабайдан күчтәнәчләр алдылар, ярышып кызыклы уеннар уйнадылар.
Бәйрәмне оештыруда ярдәм итүләре өчен филиал №2 "Ак Барс Буинск" директоры Альфак Дамировичка, шәхси эшмәкәрләр: Зульфира Туктагыловнага, Нурислам Нуртдиновичка бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!








