Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камбродская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан». Муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422443, РТ, Буинский район, село, Каменный Брод, улица, Центральная, дом 2а |
| Телефон: | +7(843)-745-31-30 |
| E-Mail: | sch667@mail.ru, Skmb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Камбродская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Владимиров Владимир Валерьевич |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 27 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камбродская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан». Муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
05.02.2015

Бүген безнең мәктәпнең татар теле укытучылары Гөлнур Айзетуллованың иҗатына багышланган гаҗәеп матур әдәби кичәдә катнаштылар.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшәгез,
Күзләрегездә нурлар сүнмәсен.
Йөрәгегездән чыккан яхшылыклар
Изгелекләр булып әйләнсен.
Бәхеткәегез охшаш булсын иде
Яңа яуган ап-ак карларга.
Фәрештәләр кунсын иңнәрегезгә
Туган көнегез белән котларга.
-
Китапханәдә кунакта... 04.02.2015 Бүген 5сыйныф укучылары мәктәп китапханәсендә түгәрәк өстәлгә җыелдылар. Алар яңа китаплар белән таныштылар, үзләре яратып укыган әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр. Китапханәче: Хайруллина А.Х.

-
Урта звенода күңелле старт 04.02.2015

Мәктәпнең хәрби-патриотик тәрбия айлыгы планы бунча урта звено (5-7 сыйныф) укучылары белән күңелле старт уены булып узды. Ярыш 2 команда арасында оештырылды. Җиңүче булып 6 сыйныф укучылары билгеләнде.
-
Студентлар белән очрашу дәвам итә... 03.02.2015 Бүген безнең мәктәпне тәмамлап чыккан укучыбыз Пиганов Евгений кунакка килде. Килүенең төп сәбәбе - укучыларны үзенең уку йорты белән таныштыру. Ул Казан дәүләт энергетика университеты студенты. Евгений студент тормышы, нинди имтиханнар тапшырырга кирәк икәнлеген сөйләде.

-
Студентлар белән хоккей 31.01.2015

Мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. Бүген безнең укучыларыбыз һәм мәктәпне төрле елларда тәмамлап чыккан укучыларыбыз (хәзер студентлар)хоккей буенча ярышта үзләренең көчләрен сынаштылар. Уен бик кызыклы үтте. Студенларыбыз көчлерәк булып чыкты һәм алар ярышның җиңүчеләре булып билгеләнделәр. Җаваплы укытучы: Шигабутдинов Н.М.
-
31.01.2015

2014 ел чыгарылыш укучыбыз Шарапов Руслан укуындагы уңышлары өчен алтын медаль белән бүләкләнде. Барлык укытучылар һәм укучылар чын күңелдән тәбрик иттеләр.
-
Студентлар бездә кунакта 31.01.2015

Бер күрешү үзе бер гомер бит, Очрашуга сәбәп табылсын. Бер-берләрен сагынышкан дуслар Күрешергә монда агылсын! Безнең мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе булып узды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Студенлар үзләренең уку йортлары, студент тормышы белән таныштырдылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә, студенларны 2 командага бүлеп уен уйнадылар. Җаваплы укытучылар: Зинятуллова Г.А., Хайруллина А.Х.
-
Күңелле стартлар 29.01.2015

Бүген безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Күңелле ярышлар" уен-ярышы булып үтте. Укучылар төрле эстафеталарда көчләрен сынады. Барысы да бик тырышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча - "Ак Барс" командасы җиңү яулады. Барлык катнашучыларга да күңелле бәйрәм өчен рәхмәт. Балалар һәркемгә уңай энергия һәм шат елмаюлар бүләк итте.
-
Бадминтон ярышы 24.01.2015

Соңгы вакытта бадминтон белән кызыксынучыларның саны артканнан арта бара. Безнең мәктәп укучылары да бу спорт төре белән шөгылләнәләр. Район буенча үткәрелгән батминтон ярышында катнашып, безнең укучылар бишенче урынга лаек булдылар.
-
Мәктәп музеена сәяхәт 22.01.2015 Бүген 8 сыйныф укучылары Хөсәенова Алсу Абрар кызы җитәкчелегендә мәктәп музеена экскурсия үткәрделәр. Укучылар аларның чыгышларын бик кызыксынып тыңладылар, үзләренең сорауларына җаваплар таптылар.









