муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кайбицкая основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422418, РТ, Буинский район, с. Кайбицы, ул. Мирная, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-744-25-93 |
| E-Mail: | kaibich@mail.ru, Skay.Bui@tatar.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кайбицкая ООШ" |
| Руководитель: | Махмутова Алсу Рашидовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кайбицкая основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Кышкы спорт уеннары 05.01.2018

Балаларның тимераякта шуу, хоккей уйнау мәйданчыгы кышкы каникулларда да гөрләп торды.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 26.12.2017

Мәктзбебездә Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтте. Башлангыч сыйныфлар берсеннән-берсе матур, иҗади костюмнары белән аерылып тордылар. Төрле җыр-биюләр, конкурс-уеннар белән үрелеп барды. Урта сыйныфларда да Бал-маскарад бик күңелле булды, ярыш бик күңелле узды. Шушы бәйрәмне үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән әти-әниләргә, "Авангард" җәмгыятенә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2017

12 декабрь – Россия конституциясе көне. Шул уңайдан мәктәптә “Мин – Россия гражданины” темасына багышланган дәрес булып узды. Аны тарих укытучысы Махмутова Алсу Рәшит кызы, авыл китапханәчесе Закирова Р. Р. белән берлектә үткәрде. Бу дәрестә укучылар конституциянең Россия гражданнарына нинди хокуклар бирүе хакында фикер алыштылар. Бу закон гади норматив документ кына түгел, ә һәр граҗданның һәм илебезнең яшәү нигезе. Нәкъ менә Конституцияне идарә итү формасын һәм хакимлекне тапшыру юлларын билгели. Илебезнең барлык законнары һәм Кодексы аның нигезендә эшләнелә. Илебезне көчле һәм алга киткән дәүләт итү өчен һәммәбездән күп хезмәт, бердәм тырышлык сорала.
-
Хәйрия ярминкәсенә рәхим итегез! 11.12.2017

Быел да бу юнәлештә иң нәтиҗәле булып саналган ярминкә үткәрелде. Иртән сату рәтләре әзерләнде, сыйныфлар сатылачак әйберләрне барладылар. Беркем дә читтә калмады. Сату рәтләре сыйлардан сыгылып торды. Гөжләп сату – алу барды. Ярминкәнең максаты җыелган акчадан ярдәмгә мохтаҗ булган балаларга өлеш чыгару һәм калганы Яңа ел бәйрәмендә кыш бабайның капчыгына салыначак бүләкләр өчен булачак. Һәр сыйныф бу чарада бик актив һәм нәтиҗәле катнашты. Мәктәп администрациясе мондый тәрбияви чараны оештыруда ярдәм күрсәткән һәр гаиләгә, әти-әнигә, укучыга үзенең Рәхмәтен белдерә.
-
9 декабрь - Ватан геройлары көне 09.12.2017

9 нчы декабрь - Ватан геройлары көне. Мәктәбебездә, бу датага багышлап, чаралар үтте. Юнармия отряды укучылары сугышта үлгән авылдашларга куелган һәйкәл тирәсен кардан чистартып, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Шулай ук бу темага дәрес-презентация дә күрсәтелде. (Оештыручылар тәрбия эшләре буенча урынбасары - Нургалиева Г.Ф. һәм тарих укытучысы - Махмутова А.Р.)
-
Нәрсә ул - ришвәтчелек? 08.12.2017

9декабрь - ришвәтчелеккә каршы көрәш көне. Бу уңайдан, юнармия отряд укучылары, укучылар һәм укытучылар арасында, сораштыру акциясе үткәрделәр, бу темага рәсем-плакатлар ясадылар. Ришвәтчелек – кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Ришвәтчелек белән көрәш уңай нәтиҗә бирсен өчен,бөтен кешенең ярдәме, теләге кирәк. Һәм моны, иң беренче чиратта, узебездән башларга кирәк. Авылның, районның, республиканың, илебезнең киләчәге - һәрберебезнең кулында!
-
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. 04.12.2017

Шул уңайдан РДШ һәм "СМС-балалар" отряд укучылары "Яхшылыкны бергә эшлибез" исемле акция үткәрделәр. Беренче ункөнлектә ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә игътибарлырак булу бурычы куелды.
-
"Спид - гасыр бәласе" 01.12.2017

Бүген мәктәптә, 1 декабрь -СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көне уңаеннан, төрле чаралар үтте: "Кызыл ленталылар" бу темага рәсемнәр ясадылар, презентация күрсәттеләр, авыл фельшеры белән очрашулар оештырдылар.Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булсак иде. Арабызда бер кайчан да наркотикларга урын булмасын. Һәрвакыт файдалы гамәлләр генә кылыйк; намуслы, кешелекле, югары әхлаклы кеше булып калыйк!
-
"Грамотность на кончике пера"
29.11.2017
29 ноябрь көнне"Грамотность на кончике пера" конкурсының район этабы үтте. Безнең укучылар ел саен бу конкурста катнашып киләләр. Быел 3нче сыйныф укучысы Зайнагабдинова Раббания 2 урын алды ( укытучысы - Мозаффарова Р.М.). Без Раббанияне бу уңышы белән котлыйбыз! Молодец!
-
Мәктәптә әниләр көне!!! 24.11.2017

Әниләрне, әбиләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән hәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз!
Мәктәптә әти-әниләр җыелышы һәм "Әниләр көне"нә карата бәйрәм концерты булып үтте.









