муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кайбицкая основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422418, РТ, Буинский район, с. Кайбицы, ул. Мирная, д. 14 |
Телефон: | +7(843)-744-25-93 |
E-Mail: | kaibich@mail.ru, Skay.Bui@tatar.ru, |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кайбицкая ООШ" |
Руководитель: | Халиков Айрат Завдятович |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 27 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кайбицкая основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Парламент дәресе 27.10.2017
Мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Махмутова А.Р. "Парламент дәресе" үткәрде. Дәрестә авыл җирлеге башлыгы, авыл советы депутаты Абдрахманов Н.Ш. катнашты.Дәрес Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланды. Депутат укучыларның бик күп сорауларына җавап бирде.
-
Көзге бал 27.10.2017
Халыкта “Эш беткәч, уйнарга ярый” дигән әйтем бар. Менә бүген без елдагыча “Көзге бал”бәйрәмен үткәрдек.
-
Уңыш бәйрәме 26.10.2017
Бакчага ямь биргән кебек,
Кичәбез дә ямьләнде.
Әйтерсең, мәктәп бүлмәсе
Чын бакчага әйләнде.
-
Ата-аналар җыелышы
23.10.2017
Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Алар укыту планындагы үзгәрешләр белән таныштылар.
-
“Макулатура тапшыр – бер агачның гомерен саклап кал” дигән акция 13.10.2017
Газета-журнал алдырган, укучы баласы булган гаиләләрдә иске китап-дәфтәр, кәгазь ише әйберләрне кая куярга белми аптырыйлардыр. Кирәкми дип, теләсә-кая алып чыгып яндырып булмый, чүпкә ташларга кызганыч. Экология елы уңаеннан, әнә шундый кәгазь әйберләр яки макулатура җыю буенча “Макулатура тапшыр – бер агачның гомерен саклап кал” дигән акция үтте. Төрле күләмдә картон, иске журнал, газета һәм целлюлоза чүбен тапшырырга мөмкин. Бу – без чүптән котылабыз, ә бер агач исән кала дигән сүз. 100 килограмм кәгазь ясау өчен 1 агачны кисәргә кирәк булуын бәлки әле күпләр белмидер дә. Димәк, никадәр файдалы гамәл дә башкардык. Бу чарада укучылар бик теләп катнаштылар. Молодцы!
-
"Әтиләр советы" мәктәпкә ярдәмгә 11.10.2017
Бүген, "Әтиләр советы" ярдәме һәм укытучылар коллективы белән, мәктәп идәненә линолеум җәелде. Әтиләребезгә бик зур рәхмәт, алдагы көннәрдә дә аларның ярдәмен тоеп яшәсәк иде!
-
Мәктәптә - Укытучылар көне! 05.10.2017
Сөекле укытучыларыбыз! Бәйрәмегез белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен! Бәхетле булыгыз!
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
-
Гражданнар оборонасы буенча дәрес 04.10.2017
ТИН укытучысы Гилманов Марат Тәлгат улы, укучылар өчен, ГО дәресе үткәрде
-
Олылар көне билгеләп үтелде 02.10.2017
Котлы булсын күркәм бәйрәмегез
Саулык теләп, зурлап дәшәбез.
Игелекле хезмәтегез өчен
Хөрмәт тоеп озак яшәгез!
-
Экологик өмә 30.09.2017