• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Буинский
  • Школы
  • МБОУ «Гимназия имени М.М.Вахитова г. Буинска Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66
Телефон: +7(843)-743-14-64
E-Mail: school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова"
Руководитель: Зиннатуллин Линар Бадретдинович
Год основания учреждения: 1922
У нас учатся: 363
У нас учат: 39

Наши новости

"Мәктәптә һәм югары уку йортында туган  якның      экологик      торышын   өйрәнү эшчәнлеген оештыру» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе

Опубликовано: 21.11.2025

«Мәктәптә һәм югары уку йортында       туган якның      экологик      торышын   өйрәнү эшчәнлеген оештыру» дип аталган VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрү нәтиҗәләре буенча 
Пресс-релизы

 2025 нче елның 21 нче ноябрендә Буа шәһәрендә  «Мәктәптә һәм югары уку йортында       туган  якның      экологик      торышын   өйрәнү эшчәнлеген оештыру» дип аталган VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясен узды.Бу конференциядә мәктәп укучылары , студентлар , мәктәп укытучылары, югары уку йортлары мөгәллимнәре катнашты.
Конференцияне оештыручылар булып:
- Татарстан Республикасы    Мәгариф һәм фән министрлыгы;
- Татарстан Республикасы  экология һәм табигый байлыклар министрлыгы;
- «Казан (Идел буе) федераль университеты”ның  Геология һәм нефть-газ технологияләре институты;
- Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы «Рус география җәмгыяте "нең   төбәк бүлеге;
- Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе;
-   Буа шәһәренең  М.М. Вахитов исемендәге гимназиясе торды 
Конференция ачылганчы конференциягә килүчеләр  М.М. Вахитов исемендәге гимназиядәге:" Гимназия тарихы"," Этнография музее "һәм"Әкиятләр музее" белән таныштылар . Конференциянең рәистәше, КФУның Икътисад һәм финанслар идарәсе институтының географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры Гайсин Илгизәр Тимергали улы музей экспонатларының уку-тәрбия кыйммәтен билгеләп үтте.
Конференцияне Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакирҗанов Ленар Рафик улы ачты.
Конференциядә катнашучылар һәм кунаклар адресына сәламләү сүзен  Мәскәү дәүләт педагогия университетының икътисади һәм социаль география кафедрасы мөдире, педагогия фәннәре докторы, профессор    Лобжанидзе Александр Александрович, Казахстан Республикасының Алматы шәһәре Абай исемендәге Казах милли педагогика университеты профессоры   Абдиманапов Бохадур Шарипович   мөрәҗәгать иттеләр.   
Конференциядә катнашу өчен 275тән артык гариза бирелгән һәм шуның кадәр эш килгән. Катнашучылар арасында    Кыргызстан, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Россиянең 10 субъектыннан, Татарстанның барлык районнарыннан диярлек  мәктәп укучылары,   мәктәпкәчә учреждениеләр педагоглары, урта һәм югары белем бирү учреждениеләре укытучылары бар иде.
Конференция эше түбәндәге секцияләр буенча үткәрелде:
 1. Гомуми белем бирү оешмаларының 1-4 сыйныф укучылары өчен секция «Кече Ватанның әйләнә-тирә дөньясын тикшерү»
 2. Гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары өчен секция « Минем кече Ватанымның әһәмиятле экологик-географик объектлары«  » 
3. Гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары өчен «Төбәкнең табигый байлыклары һәм экологиясе» секциясе
4. Гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары өчен секция «Г.Тукай иҗатында кече Ватан образы һәм туган якның табигате» 
 5. Гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен секция «Башлангыч сыйныфларда эксперименталь-тәҗрибә эшчәнлеген оештыру»
 6. Гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен секция«Табигый-фәнни белем бирүдә инновацион белем бирү технологияләрен куллану» 
7. Гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, ПОУ педагоглары, югары уку йортларының фәнни-педагогик хезмәткәрләре өчен секция “Белем бирү учреждениеләре укучыларына һәм студентларга экологик-әхлакый тәрбия бирү”
8. Гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, ПОУ педагоглары, югары уку йортларының фәнни-педагогик хезмәткәрләре өчен секция “Укучыларның һәм студентларның туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру”
9. Гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, ПОУ педагоглары, югары уку йортларының фәнни-педагогик хезмәткәрләре өченсекция  « Сәламәтлекләре чикләнгән укучыларда экологик культура формалаштыру » 
Конференциядә катнашучыларның читтән торып үткән турны уңышлы узган эшләре жюриның  хозурына көндезге һәм дистанцион форматта тәкъдим ителде.
Катнашучылар тәкъдим иткән эшләрен актуаль мәсьәләләр, дискуссияләр, өстәмә чыгышлар   озата барды, бу  тәҗрибә һәм тикшеренү нәтиҗәләре буенча   актив бу фикерләр алмашуга ярдәм итте.
Конференциянең рәистәше, КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре   институтының географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры Гайсин Илгизәр Тимергали улы конференциягә йомгак ясады. Конференция эшенең мөһим нәтиҗәсе булып анда оригиналь идеяләрнең һәм анда  методологик яктан көчле булган эшләрнең  күп булуы тора . Конференция нигезләмәсе буенча секцияләрдә җиңүче укучылар I, II, III дәрәҗә дипломнар, ә укытучылар дипломнар  белән бүләкләнделәр. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы    Фәтрахманов Марат Илзинат улы, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды.Конференциядә  катнашучыларның мәкаләләр җыентыгын чыгару турында карар да кабул ителде. 
Конференцияне үткәрүнең төп нәтиҗәләре   конференциянең йомгаклау резолюциясе нигезләмәләрендә формалаштырылды һәм катнашучылар тарафыннан хупланды.



К списку новостей