Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Отборочный муниципальный этап Интеллектуальной Олимпиады Приволжского федерального округа "Что? Где? Когда?
03.02.2021

3 февраля 2021 года на базе МБОУ "Лицей-интернат г. Буинска РТ" был проведен отборочный муниципальный этап Интеллектуальной Олимпиады Приволжского федерального округа среди школьников по направлению "Что? Где? Когда?" На олимпиаде приняли участие 6 команд из 6 общеобразовательных учреждений г. буинска. Победителями Олимпиады стала команда нашей гимназии, которая будет защищать район на региональном этапе в г. Казань 10 марта 2021 года.
-
“Байрак” газетасы белән элемтә
01.02.2021
9 ны сыйныф укучысы Саттарова Энҗенең гимназиядә Туган телләр елы ачылу тантанасы хакындагы хәбәре “Байрак” газетасының 29 нчы гыйнвар санында басылып чыкты. -
“Татар кызы! Бу исемдә күпме тылсым, күпме сер!”
29.01.2021
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Ф. Әмирханның 135 еллыгына багышлап, “Татар кызы! Бу исемдә күпме тылсым, күпме сер!” темасына 9 нчы сыйныфта түгәрәк өстәл артында сөйләшү-кичә булды. Ф. Әмирханның иҗаты, Г. Тукай белән дуслыгы, ул яшәгән мохит турында әңгәмә оештырылды. Чара “Хәят! Ах син нинди матур!”, “Тапкырлыкта сынашыйк!”, “Татарның танылган хатын-кызлары”, “Ак алъяпкыч билләрдә”, “Татар кызы, бигрәк чибәр!” этапларына бүленеп алып барылды.
Кызлардан оештырылган “Зөләйха” һәм “Канатлы барс” командалары зирәклектә, тапкырлыкта, уңганлыкта, әдәби әсәрдәге хатын-кыз образларын тануда көч сынаштылар. Татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре, аларның тарихы, кулланылышы хакында укучылар эзләнү эшләрен якладылар, иптәшләренә файдалы мәгълүмат җиткерделәр. Кичә сыйныф егетләренең музыкаль чыгышы белән үрелеп барды.
-
Буа районы Башкарма комитетының архив бүлегендә очрашу
29.01.2021
2021 нче елның 29 нчы январендә Татарстан Республикасы Буа районы Башкарма комитетының архив бүлеге Буа шәһәре М,М.Вахитов исемендәге гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары белән «Вакытлы матбугат – замана көзгесе » циклыннан чираттагы очрашу үткәрде. Очрашуда бүлек җитәкчесе Ләйсән Роберт кызы Сәмәрханова балаларны архив идарәсе эшчәнлеге белән таныштырып, аның бүлмәләре буйлап кыскача виртуаль экскурсия ясады. Вакытлы матбугатның җәмгыять тормышында тоткан урыны гаять зур. Гәҗит һәм журналлар әйләнә-тирәбездә булган вакыйгаларны, фактларны чагылдыралар, үз укучыларын кызыксындырган сорауларга жавап бирәләр, оперативлыклары белән аерылып торалар.Әле берничә дистә еллар элек вакытлы матбугат күпләр өчен төп мәгълүмәт чыганагы булган.Һәр гаиләгә дистәгә якын исемдә вакытлы матбугат килеп торган.Алар архив бүлеге фондларында саклана.
Укучылар архив бүлмәләре, аның фондлары, архив бүлеге тарихы белән кызыксынып, күпсанлы сораулар бирделәр, гәҗит һәм журналларны кулларына алып укыйсылары килү теләкләрен житкерделәр.
Укучылар очрашуның гамәли өлешендә 40-80 нче елларда Буа шәһәрендә чыккан “Байрак”, “Ялав”,”Знамя” гәҗитләре белән эшләделәр һәм шул чорда гәҗит битләрендә урын алган М.М.Вахитов исемендәге мәктәп турындагы мәкаләләр белән таныштылар. Бу материалларның кайберләре 1922 нче елда булачак гимназиянең 100 еллык юбилеенда файдаланылачак һәм уку йортына багышланган китапта урын алачак.
Гимназия директоры Линар Бәдретдин улы Зиннәуллин Буа районы Башкарма комитетының архив бүлеге оештырган очрашуларда еш һәм актив катнаша. Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү – әлеге гимназия эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе.
-
Туган ягым – яшел бишек
28.01.2021


2021 нче ел –Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында халык язучысы Г. Бәшировның 120 еллыгы уңаеннан 5 нче сыйныф укучылары арасында “Туган ягым – яшел бишек” темасына иншалар конкурсы үткәрелде. Иң яхшы инша язучы укучылар билгеләнде.
-
Открытый урок по алгебре
27.01.2021
.jpg)
В рамках недели математического цикла учитель математики Фасхутдинова Зухра Зиннуровна провела открытый урок по алгебре в 7а классе на тему "Многочлен и его стандартный вид". Учащиеся с увлечением решали ребусы, отвечали на вопросы с помощью QR кодов и пришли к выводу, что изучение математики может быть очень интересным.
-
Акция "Блокадный хлеб"
26.01.2021
26 -27 января в гимназии прошли мероприятия посвященные 70 летию снятия блокады Ленинграда "Блокадный хлеб"
-
Акция «Твори добро»
25.01.2021
В рамках месячника гражданско-патриотического воспитания волонтеры организовали уборку снега ветеранам ВОВ и труженникм тыла
-
Месячник гражданско-патриотического воспитания
23.01.2021
В соответствии с планом воспитательной работы МКУ «Управление образования Буинского муниципального района», , плана ВР гимназии на 2020-2021 учебный год, приказа МКУ «Управление образования Буинского муниципального района» № 54 от 22.01.2021г, в целях формирования у обучающихся чувства патриотизма, гражданственности, уважения к памяти защитников Отечества и подвигам Героев Отечества с 23 января по 23 февраля 2021 года в гимназии стартовал МЕСЯЧНИК ГРАЖДАНСКО-ПАТРИОТИЧЕСКОГО ВОСПИТАНИЯ, посвященный Дню защитника Отечества
-
М.Вахитов исемендәге гимназиядә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде.
21.01.2021
.jpg)
.jpg)

2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде.
21 нче гыйнвар көнне М. Вахитов исемендәге гимназиядә бу истәлекне көнне ачу тантанасы булды. Туган телләрне саклау, төрле милләтләргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан 64 чара үткәрү күздә тотыла. Бу чаралар төрле милләтләрнең мәдәнияте, гореф-гадәте, традицияләренә багышланган сыйныфтан тыш эшләрдән гыйбарәт.
Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның – 135, патриот шагыйрь М. Җәлилнең – 115, классик язучылар Ф. Әмирханның – 135, М. Фәйзинең -130, Г. Бәшировның120 еллыгына багышланган искә алу кичәләре; якташларыбыз, Казан университеты профессоры В.Х. Хаковның 95 еллыгына “Хаков укулары”, халык шагыйре Р. Харисның 80яшьлегенәбагышланган “Кеше кайчан матур була?” әдәби кичәсе үткәрү планга кертелде. “Мин Пушкинны укыйм” флешмобы, театр көне; якташыбыз, скульптор Б. Урманчега багышланган иҗат күргәзмәсе, “Шәҗәрәләр- нәсел агачы” конкурсы,“Тамбур җебе белән чигү” мастер-классы һ.б. уздыру күздә тотыла. Чаралар, укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, һәр сыйныфта үткәреләчәк.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башкарылачак эшләргимназия укучылары өчен туган телгә ихтирам, төрле милләтләргә хөрмәт белән карауга юнәлдерелгән әһәмиятле чаралар булыр дигән ышанычта калабыз.







