Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
М.М. Вахитов исемендәге гимназиядә төбәкара семинар 10.03.2023

10 нчы март көнне М.М. Вахитов исемендәге гимназиядә “Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда уку компетентлыгы нигезләрен формалаштыру һәм үстерү” темасына туган тел укытучыларының төбәкара семинары узды. Семинарда Ульяновск өлкәсеннән; Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Буа районнарыннан мәгариф идарәсе методистлары, туган тел һәм әдәбият укытучылары катнашты.
.jpg)
Кунакларга 5, 9, 10 нчы сыйныфларда Г. Тукай, Г. Ибраһимов, А. Гыйләҗев иҗатлары буенча ачык дәресләр; Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Күңел кыллары – бәхет гөлләре” исемле чара күрсәтелде. Буа районы укытучылары, осталык дәресләре әзерләп, тәҗрибә уртаклаштылар. Ульяновск өлкәсе Белем күтәрү институты баш белгече Ә.С. Абутдинова үзләре яшәгән җирлектәге милли мәгариф торышы белән таныштырды. Ульяновск өлкәсендә туган телне укыту торышы, туган телнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Татарстан белән ныклы элемтәдә торулары, Татарстаннан методик ярдәм алулары, Буа төбәгендә узган чараларга теләп килүләре хакында әйтте.
Семинарга кунак итеп җирле шагыйрә, хикәяләр, повестьлар, җырлар авторы Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова чакырылды. Автор тарихи-биографик материаллар тупланган “Баллы кирпеч” китабы белән таныштырды. Дүрт бүлектән торган китапта XIX - XX гасырда яшәгән мәшһүр ташчы, кирпеч сугу остасы, халык архитекторы Ибәтулла Габдерәхим улы Рәхмәтуллин мирасы, нәселе турында биографик повесть, хикәяләр, истәлек-хатирәләр, энциклопедик материаллар, тарихи сурәтләр тупланган. 2022 нче елда дөнья күргән хезмәт һәр укытучының өстәл китабы булырлык.
.jpg)
Семинарга килгән кунаклар, мөгаллимнәр тәҗрибә уртаклашу белән беррәттән рухи азык, иҗади дәрт, бетмәс энергия алып киттеләр. Милләтебез яшәсен өчен, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең әһәмияте искиткеч зур, укытучылар башкарган һәр хезмәт кыйммәтле булуына тагын бер кат ышандылар.
-
Праздничный концерт "Для Вас милые дамы" 07.03.2023

-
"Веселые старты" 07.03.2023

-
Праздник совместно с Мамами 04.03.2023

-
"Веселык старты " для девочек 1-4 классов 04.03.2023

-
21 нче февраль – Халыкара Туган телләр көне 21.02.2023

21 нче февраль – Халыкара Туган телләр көнендә гимназиядә әдәби музыкаль кичә узды. Туган телгә багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады; биюләр күрсәтелде; татар, рус, чуваш телләрендә җырлар яңгырады. Кичәнең икенче өлешендә 7-а, 7-б сыйныфлары арасында әдәби викторина узды. Укучылар туган тел байлыгына багышланган сорауларга җавап бирделәр. Кичә татар халкының гимны булган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
23 нче февраль – Бакый Урманченың туган көне 21.02.2023

Бакый Урманче – татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы. Якташыбыз гомер буе сынлы сәнгатьнең һәр төре: нәгышь, уйма-сын, графика, архитектура белән шөгыльләнә; шигырьләр яза.
23 нче февраль – Бакый Урманченың туган көне. Шул уңайдан 9-б сыйныфы укучылары рәссамның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар. Бакый Урманче турында фильм карадылар.
-
М. Җәлил туган көне уңаеннан чаралар 15.02.2023

-
В рамках Месячника гражданско-патриотичекого воспитания в гимназии организована и проведена встреча с представителями Совета ветеранов города Казани 13.02.2023

-
"История моей семьи в годы ВОВ" - литературно историческая композимция для гостей и представителей Совета ветеранов ВОВ 13.02.2023








