МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Ромашка» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422430, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. Гагарина, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-743-35-09 / +7 (927) 036 67 62 |
E-Mail: | romash-bua@mail.ru, Buinskiy.Romashka@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ромашка" |
Руководитель: | Закирова Фарида Дамировна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 220 |
У нас учат: | 27 |
Новости МБДОУ "Ромашка"
"Карга боткасы" бәйрәме
Опубликовано: 17.04.2022Туган тел - рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала. "Ак чәчәк" балалар бакчасында үткәрелгән "Карга боткасы" бәйрәме шушы юнәлештәге чараларның берсе булды. Бәйрәмгә әзерлек вакытында балалар халкыбызның шигырь-җырларын, уеннарын өйрәнделәр. Бәйрәм көнендә һәрберсе шул осталыкларын күрсәтергә тырышты, шук малай Шәвәли белән бергә күңел ачтылар.Карга боткасы бәйрәме, гадәттәгечә, ярминкәдән башка узмый. Анда нәниләр дә, әти-әниләр дә, балалар бакчасы хезмәткәрләре дә катнашты. Ярминкәдә ата-аналар, тәрбиячеләрнең кул көче белән җитештерелгән эшләнмәләр, тәм-томнар сатылды. Ә соңыннан әби "карга боткасы" пешереп, балаларны һәм кунакларны сыйлады. Халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен онытмыйча,әби-бабаларыбыздан калган бәйрәмнәрне югалтмыйча, үзебезнең балаларыбызда туган җиргә, туган телгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияли алсак иде. Ярминкәдән җыелган акча изге айда ярдәм кулы сузу максатыннан, дәвалану өчен, "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче Сабирҗанова Ясминәгә тапшыралачак.
К списку новостей