Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черки-Кильдуразская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | с.Старые Лащи Буинского района РТ, ул. Ленина, д. 2, к. Б;филиал: 422412 поселок ж/д разъезд Лащи, ул Центральная 2 |
| Телефон: | +7(843)-744-12-47;+7(843)-744-34-55 (филиал) |
| E-Mail: | sch677@mail.ru, Sck.Bui@tatar.ru,филиал: petrovnsh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кильдуразская СОШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Зиатдинова Дина Амировна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 48 |
| У нас учат: | 17 |
У нас в школе
"Солдат гомере- илгә маяк"
Опубликовано: 15.02.201315 февраль көнне "Солдат гомере-илгә маяк" дигән темага төрле буын солдатлары очрашуы булды. Бу очрашу телдән журнал итеп оештырылган иде. Аның беренче бите "Туган ил сагында" дип аталды. Төрле елларда армия сафларында хезмәт иткән Гыйлфанов Зәет абыйның, Ахметшин Расыйх абыйның, Абдуллин Наил абыйның, һәм күптән түгел генә армия сафларыннан кайткан яшь солдат Насыйбуллин Радикның чыгышларын үз эченә алды.
Икенче бите " Әфганстан - йөрәк ярасы" дип аталды. Ул совет гаскәрләренең Әфганстан ңиреннән чыгарылуына 24 ел тулуга багышланды. Очрашуны оештыручы Нигматуллина Ф.Р. "Әфганстан -серле ил " дип аталган темага чыгыш ясады, тарих укытучысы Зыятдинова Д.Ә. бу сугышның ничек килеп чыгуы һәм авылыбыздан Әфган җирендә хезмәт иткән солдатлар турында сөйләде. Бу сугышта һаләк булган авылдашыбыз Багаутдинов Ш. истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.
Журналның өченче бите "Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз "дип аталды. 10-11 класс укучылары хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче егетләребезне - Юнусбаев.И., Ибляминов А., Ибрагимов И., Шамсуллин Илфатны бәйрәм белән котладылар, очрашуга килгән кунакларга чәчәкләр тапшырдылар.
К списку новостей








