• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черки-Кильдуразская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: с.Старые Лащи Буинского района РТ, ул. Ленина, д. 2, к. Б;филиал: 422412 поселок ж/д разъезд Лащи, ул Центральная 2
Телефон: +7(843)-744-12-47;+7(843)-744-34-55 (филиал)
E-Mail: sch677@mail.ru, Sck.Bui@tatar.ru,филиал: petrovnsh@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кильдуразская СОШ Буинского района РТ"
Руководитель: Аюпов Айрат Растямович
Год основания учреждения: 1953
У нас учатся: 62
У нас учат: 17

Основные сведения/ Төп мәгълүматлар.

Основные сведения/ Төп мәгълүматлар

 Полное наименование школы:   Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Черки - Кильдуразская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» 

Сокращенное наименование школы: 

МБОУ "Кильдуразская СОШ Буинского района РТ"

Мәктәпнең тулы исеме:  «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Черки-Килдураз урта гомуми белем  мәктәбе”муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Мәктәпнең кыскартылган исеме: "ТР Буа районы Килдураз урта мәктәбе" МБГББУ

Учредителем учреждения является муниципальное образование Буинский муниципальный район Республики Татарстан.

 

Адрес учреждения: 422413, РТ, Буинский район, с. Старые Лащи, ул. Ленина, д. 2Б.; филиал: 422412 поселок  ж/д разъезд Лащи,  ул Центральная 2

Мәктәпнең адресы: 422413, ТР, Буа районы, Иске Лашчы авылы, Ленин урамы, 2Б нче йорт

E - mail.:sch677@mail.ru

Адрес официального сайта школы: https://edu.tatar.ru/admin/page/simple_page/edit/3698 

Школа имеет 1 филиал:

 - филиал МБОУ "Черки - Кильдуразская СОШ Буинского муниципального района РТ" начального общего образования в посёлке железнодорожного разъезда Лащи Буинского района РТ"

Адрес : 422412, РТ, Буинский район, пос. ж/д разъезда Лащи, ул. Центральная, д.2

Мәктәпнең 1 филиалы бар:

-«Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Черки-Килдураз урта гомуми белем  мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе нең Лащи  тимер юл разъезды посёлогында урнашкан башлангыч белем бирү учреждениесе”

E - mail.:petrovnsh@mail.ru

Адресы: 422412, ТР,Буа районы. Лащи тимер юл разъезды поселогы., Үзәк урам, 2 нче йорт

Тел.: +7(84374)43455

Директор: Аюпов Айрат Растямович

Директор: Әюпов Айрат Рөстәм улы

Тел.: +79503291964

Заместитель директора по УР: Гумерова  Алсу Абдрахимовна

Уку-укыту буенча директор урынбасары: Гомәрова  Алсу Абдрахим кызы

 

Заместитель директора по ВР: Зиатдинова Дина Амировна

Тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары Зиатдинова Динә  Әмир кызы

Часы приёма администрации школы: вторник, четверг с 10.00 до 12.00

Администрациянең кабул итү вакыты: сишәмбе, пәнҗешәмбе  10.00 нан  12.00 сәгатькә кадәр

Школа работает в 1 смену, начало занятий в 8.00

Мәктәп 1 сменада эшли, дәресләр 8.00 сәгатьтә башлана

Режим работы школы: Пн - Пт 8.00 - 15.30, суббота 8.00 - 14.30.

Мәктәпнең эш режимы: Дүш.- җомга :8.00 - 15.30, шимбә 8.00 - 14.30

Режим работы филиала школы: Пн - Пт 8.00 - 14.00, суббота 8.00 - 13.00

Филиалның эш режимы: Дүш.- җомга :8.00 - 14.00, шимбә 8.00 – 13.00

Тел.: +7(84374)43455

История нашей школы

    В 1916 году в деревне Черки- Кильдуразы открылась первая четырехлетняя начальная школа. Учителем назначается Исмагилов Ф.  Через 8 лет открывается семилетняя школа, директором которой был Сулейманов Махмут.

      В 1930 году построили новую школу с шестью классами. Директором школы стал Шахмуратов Касым.

      Десятилетней школа стала в 1940 году, состоялся только один выпуск. Выпускники школы Нигматуллин Сафи, Бикмеев Анвар и Бикмеева Роза стали работать в родной школе учителями. В связи с началом Великой Отечественной войны, с 1941 по 1953 год школа была реорганизована в семилетку. Директором школы долгие годы работал Аюпов Шайхи, уроженец деревни Черки-Ишмяково. Начиная с 1953-54 учебного года Черки-Кильдуразская школа стала средней. Директором назначали Хайрутдинова Ф.З., завучем - Халитову М.И. В 8-е классы было принято 105 учащихся ( 3 класса). В эти годы плодотворно работали учителя Бикчантаева К., Нигматуллин С., Мустафина С., Мухаметзянова.

      С 1959  года школа реорганизована в одиннадцатилетку. Школе прикрепили автомобиль и трактор. Для проведения опытов колхоз выделил школе 50 га земли. Школа начинает готовить специалистов сельского хозяйства: тракторист-машинистов 3 класса и животноводов. Были построены мастерские, столовая, гараж.

      В 2022-2023 учебном году в Черки-Кильдуразской школе обучается 54 ученика, в филиале-8 учеников. В настоящее время школа располагается в типовом здании с газовым отоплением. В   школе  работает 17 учителей. Из них 4 -  учителя высшей категории, 10 – учителей 1 квалификационной категории, , 3 - СЗД.

      Директором школы с 2022 года работает Аюпов Айрат Растямович, завучем- Гумерова Алсу Абдрахимовна, заместителем директора по воспитательной работе (с 2020 года) - Зиатдинова Дина Амировна.

 

 

Мәктәп тарихы

 

  1916 елда Килдураз авылында 4 класслы башлангыч мәктәп оештырылып, анда Исмәгыйлев Фәхерлеислам укытучы була, ә 1924 елда 3 класслы җидееллык мәктәп ачыла. Аның директоры Сөләйманов Мәхмүт, укытучылары Сабирҗанова , Ребровский П.И.,Әхмәдиев Садрый һ.б. була.

   1930 елда мәктәп  директоры итеп Шахморатов Касыйм билгеләнә һәм шул елны 6 класслы яңа бина салына.1933-1934 уку елында директор итеп Садыйков Сабир билгеләнә һәм башлангыч мәктәп җидееллыкка әверелә.Мәктәп архивында сакланып калган документларга нигезләнеп шуны әйтергә була: 1934-1935  уку елында 1 сыйныфка Килдураз һәм Лачшы авылларыннан 67 укучы керә, ә мәктәптә барлыгы 335 бала укый.Бу бары 2 авыл укучылары гына!

    1940-1941 елларда мәктәп  унъеллык итеп үзгәртеп  корыла. Ләкин 1 генә ел  эшли.Бөек Ватан сугышы башлангач, яңадан җидееллык мәктәп итеп калдырылып, озак еллар Әюпов Шәйхи директор булып эшли. Сугыш елларында Килдуразга балалар йорты эвакуацияләнә.Анда тәрбияләнгән балалар 1949 елларга кадәр Килдуразда укыйлар. Шәйхи ага Өчмунча авылында туган.Ул 30-нчы елларда Тәтеш педагогия курсларында укый, аннан соң читтән торып Казан укытучылар мәктәбен тәмамлый.1953 елга кадәр Килдураз җидееллык мәктәбе директоры булып эшли..

   Авылда 1953-1954 уку елында урта мәктәп ачыла. 8 нче класска барлыгы 105 укучы кабул ителә. 10 еллык белем алырга укучылар “Коммуна” колхозына кергән авыллардан тыш тирә-як авыллардан: Яңа Чәчкап, Әхмәт,Тәүгелде, Аксу, Ташкичү, Бик-Үти, Суыксу Черкен, Казма, хәтта Апас районының Коштавылы, Колгына авылларыннан да килеп укыйлар.Мәктәп директоры итеп Фатыйх Хәйретдинов,укыту эшләре буенча мөдир итеп Мәнәвәрә Халитова билгеләнә, Мәктәптә яшь, таланты укытучылар коллективы туплана. Ул еллардагы укытучылар:Нигмәтуллин Сафый, Хөмәйрә Миңнуллина, Карасёва Таисия.1956 елда 10-еллык мәктәп үзенең беренче чыгарылышын бирә.

   1957 елдан Килдураз мәктәбенә директор итеп Иванов Александр Иванович билгеләнә.Ул бирегә хатыны Таисия һәм 5 баласы белән килеп төшә. Александр Иванович тарих фәнен, хатыны Таисия башлангыч сыйныфларда укыта. Аларның 5 балалары да Килдураз мәктәбен тәмамлап, югары белем алып, төрле җаваплы урыннарда эшлиләр, ә кызы Римма Александровна 1969-76 елларда Килдураз мәктәбендә география укытучысы һәм завуч булып эшли.Озак еллар мәктәпне җитәкләгән директор хөрмәтенә авылдагы 1 урамны Проспект Иванова дип атыйлар.

Иванов А.И. эшләгәндә мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелә, балалар 1 генә сменада укый башлыйлар.

   1959 елда мәктәп 11 еллык итеп үзгәртелә.Укытуны тормышка бәйләү бурычы куела.Мәктәптә автомашина,трактор булдырыл. Мәктәп авыл хуҗалыгы өчен кирәкле профессияләр бирергә тиеш була:3-кл.тракторист-машинист, терлекче-механизатор.

Шул вакытта укучылардан оештырылган бригада көче белән ашханә, гараж, мастерская салына.

   Ивановтан соң мәктәп җитәкчесе булып 1 ел  Нигъмәтуллин Сафиулла  эшли.Утны-суны кичкән, Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан Сафый абый гомерен балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлый.

   Аннан соң директор булып Гыйззәтов Альфред билгеләнә.

   1973 елда мәктәп директоры итеп Шәйхаттаров Рәмис Зәйнулла улы билгеләнә.Ул авылга үзенең тормыш иптәше рус теле укытучысы Роза Наримановна белән килә.26 яшьлек директор  җиң сызганып эшкә керешә.

Бу елларда мәктәпнең яңа бинасы төзелә башлый, һәм ул 1981 елда ачыла.

    1980 елларда мәктәптә керамика түгәрәге эшләп килә,аны рәсем укытучысы, бик талантлы шәхес Гыймранов Җәүдәт абый җитәкли.Ул аларга балчыктан сувенирлар,чүлмәкләр, сыбызгылар.һ.б. ясарга өйрәтә.Түгәрәкнең эшләре Мәскәүдә үткәрелгән “Народное творчество” күргәзмәсендә катнашып,  5 укучыга лауреат медале тапшырыла.Ә 1970-2000 елларда Гыйләҗев Альберт Заһреитдин улы  “Техник модельләштерү түгәрәге”н алып бара.Түгәрәк членнары “Это вы можете” телетапшыруында катнашалар, ВЛКСМ ҮК ның дипломына лаек булалар.

   2001 елда мәктәпкә директор итеп Ахметзянов Рәис Рөстәм улы билгеләнә.Бу елны “Коммуна” хуҗалыгы җитәкчесе Җәүдәт Салихович ярдәме белән ярдәме белән мәктәпкә зур ремонт үткәрелә.Бу чорда мәктәптә 200ләп бала белем ала.Укучылар укудан тыш производство бригадасында азык чөгендере үстерү белән дә шөгыльләнәләр,мәктәп яны участогында яшелчәләр үстерәләр.

   2006 елда җитәкчелекне шушы мәктәп элеккеге укучысы Әюпов А.Р. улы ала.Бу еллар -укыту өлкәсендә зур үзгәрешләр чоры.Бердәм дәүләт имтиханнары кертелү, яңа программалар.

Айрат Рөстәм улы 2010 елда ветеринария техникумына эшкә күчү сәбәпле җитәкче итеп Ибләминова Әлфия Сәфәргали  кызы билгеләнә. 2015 елда мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелде.2022 елда Әюпов Айрат Рөстәм улы билгеләнә

Бугенге көндә Килдураз мәктәбендә 54, филиалда 8 бала белем ала.