Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
E-Mail: | Sch681@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1951 |
У нас учатся: | 20 |
У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Интернет челтәрендә балаларның куркынычсызлыгы 29.09.2017 Интернет челтәрендә эшләгәндә балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру ниятеннән мәктәпә сыйныф сәгатьләре үткәрелде.Бөтендөнья пәрәвезе ятьмәсенә эләкмичә, кагыйдәләргә буйсынып сак эш итү - һәрберебезнең бурычы. “Сакланганны саклар” гыйбарәсенә таянып эш йөртү кирәклегенә укучыларыбыз тагын бер кат төшенделәр. Һәрвакыт эшчәнлегеңне үзең контрольдә тотып, интернетны тиешле очракта гына кулланырга кирәклекне бервакытта да хәтердән чыгармаска кирәк.
-
Мәктәп бакчасында көзге эшләр 16.09.2017 Мәктәбебез бакчасында быел уңыш мулдан булды.
-
Укучының мәдәни көндәлеге 15.09.2017 Дүртенче ел рәттән Татарстанда “Укучының мәдәни көндәлеге“ проекты уңышлы эшләп килә. Шул уңайдан бүген мәктәптә башлангыч укучылар өчен Бердәм мәдәният дәресе узды.
-
Ата-аналар җыелышы 14.09.2017
Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышыбызның темасы “Балаларның сәламәтлеген һәм тормыш куркынычсызлыгын кайгыртып” дип аталды. Мәктәп директоры Низамова С.Р. яңа уку елына максат - бурычлар белән таныштырды, укучыларны ашханәдә тукландыру мәсьәләсе хакында аңлату эшләре алып барды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Ярмухаметова Ч.А. 2017-2018 нче уку елында мәктәп тормышындагы үзгәрешләр, ОГЭ, ВПР хакында хәбәр итте. Өченче көн тәртибендә ата-аналар комитеты сайланды. Дүртенче көн тәртибендә ”Балалар сәламәтлеге-җитди мәсьәлә”исемле лекция; укучыларның сәламәтлеге, балаларга ясалырга тиешле прививкалар, грипп, медосмотр нәтиҗәләре буенча фельдшер Назмиева С.Г. чыгышы тыңланды. Ата-аналар җыелышының калган өлеше классларда дәвам итте.
-
Мәктәптә - психологлар 12.09.2017 Бүген безнең мәктәптә Буа шәһәре психология-педагогика үзәгеннән психолог Шайдуллина Л.Р. укучыларга ярдәм күрсәтте. Ул беренче сыйныфларның мәктәпкә ияләшү чорын тикшерде, бишенче сыйныфлар белән конфликтсыз яшәү серләрен ачты, чыгарылыш сыйныф укучылары белән профориетациягә карата тест эшләтте.
-
Кайнар ризык — сәламәтлек нигезе 11.09.2017
Соңгы елда Татарстан мәктәпләрендә укучыларның туклануын оештыруда шактый үзгәрешләр булды. Күп вакытын мәктәп диварларында уздырган баланың туклануын оештыру аеруча мөһим. Безнең мәктәптә дә укучыларны көн дәвамында ике тапкыр – иртән һәм көндез ашату гамәлгә керде. Укучыларның өстәлләренә эләгүче яшелчә, җиләк-җимеш мәктәп яны бакчаларында үстерелә. Һәр укучыны ашатуга республика бюджетыннан дотация бирелә.
-
Куркынычсызлык айлыгы 07.09.2017
Республика тарафыннан 25 нче августан-25 нче сентябрь кадәр “Куркынычсызлык айлыгы” дип игълан ителде.
-
Терроризмга каршы бергәләп 03.09.2017 Бүгенге көндә барлык дөнья кешеләре терроризмга каршы көрәштә берләште.“3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне”дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан, мәктәбебездә "Терроризмга каршы бергәләп" дигән тәрбия чаралары үтте. Укучылар белән төрле ситуацияләрдә үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек.
-
Яңа уку елы башланды 01.09.2017 Бездә бүген зур бәйрәм. Белем бәйрәме! Балалар кайта мәктәпкә Хушлашып җәйләр белән. Көзге чәчәкләр һәммәсен Тәбрикли бәйрәм белән. Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Быел мәктәбебез бусагасын 4 укчы тәүге кат дулкынланып һәм шатланып атлады. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы - һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр генә алып килсен.
-
Яңа уку елына мәктәпне хәзерләү 03.08.2017 Җәйнең соңгы аена кердек, укучыларның каникуллары да тәмамлану алдында. Бу көннәрдә Роспотребнадзор, янгын күзәтчелеге, район хакимияте һәм мәгариф идарәсе вәкилләреннән торган комиссия муниципаль мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына һәм кышкы ягу сезонына әзерлеген тикшерә.