Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
E-Mail: | Sch681@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1951 |
У нас учатся: | 20 |
У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Яңа ел бәйрәме 24.12.2019 Хуш киләсең, Яңа ел, Яндырып утларыңны. Түземсезләнеп көтәбез Шатлыклы минутларны. Бүген мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәмгә әти-әниләр,әбиләр,апа-абыйлар да килде. ... Бәйрәм күңелле үтте һәм һәркемнең күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды.
-
Сихри Цифралар 10.12.2019 9.12.2019 көнне мәктәптә математика һәм информатика атналыгы старт алды. Буген 5-6 сыйныф укучылары катнашында "Сихри Цифралар" дип аталган кичә булып утте. Укучылар математика фәненә кагылышлы әкиятләр, шигырьләр чыгардылар, табышмаклар, әйтемнәр әйттеләр. Цифралар ярьдәмендә рәсемнәр ясадылар.
-
Цифр дәресе 09.12.2019 Бөтенроссия акциясе кысаларында мәктәптә 1-11 сыйныфларда «Зур мәгълүматлар» темасына дәресләр узды. «Цифр дәресе» проекты — цифрлы күнекмәләргә өйрәтү һәм программалаштыру буенча гадәти булмаган дәресләр сериясе.
-
Әниләр бәйрәме 26.11.2019
-
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне 29.10.2019
Бүген мәктәптә 4 ноябрь Халык-ара Бердәмлек көненә багышланган ачык дәрес-кичә үтте. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Идиатова Э.З. әзерләде һәм алып барды, 6-7 сыйныф укучылары тарафыннан чыгышлар яңгырады. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.
-
Боз сараенда 28.10.2019
28нче октябрь көнне мәктәп укучылары Буа шәһәренә "Боз сараена" бардылар. Балалар рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Бу сәяхәттән күтәренке кәеф белән кайттылар.
-
Уңыш бәйрәме 25.10.2019
Балаларны уңышның кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтү, туган як мәдәнияте һәм традициясе белән таныштыру максатыннан,мәктәптә Уңыш бәйрәме булып утте.
-
“Татарча диктант – 2019” 19.10.2019
“Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе 19 октябрь көнне Казан вакыты буенча 13:00 сәгатьтә бөтен дөньяда узды. Акциягә безнең мәктәп укучылары, укытучылары һәм әти-әниләр теләп катнаштылар.
-
Өлкәннәр һәм укытучылар көне 08.10.2019 Бүген мәктәптә өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан кичә булып үтте. Мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!
-
1 октябрь – Өлкәннәр көне 01.10.2019 Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле олыларны котлаулар белән искә алабыз, бүләкләр бирәбез. Буген безнең мәктәптә, шул исәптән, мәдәният йорты белән берлектә зур бәйрәм үткәрелде.