Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
E-Mail: | Sch681@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1951 |
У нас учатся: | 20 |
У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Мәктәптә - цирк
14.11.2016
Бүген мәктәптә цирк тамашасы булды.
- Көзге балл 29.10.2016 Традиция буенча, беренче чирекнең ахырында, мәктәптә "Көзге балл" булып үтте. Укучылар үзләренең уңганлыкларын,булганлыкларын тагын бер кат сынаштылар
- Живая классика 28.10.2016 "Живая классика" район бәйгесендә катнашып, укучыларыбыз уңышларга ирештеләр.
-
"Арктика" Боз сараенда
25.10.2016
"Наско" иминиятләштерү компаниясе 1-9 сыйныф укучыларын бушлай Буа "Арктика" Боз Сараена кунакка алып барды. Бу чара икенче рәттән булып, традициягә әйләнеп бара.
- Әтиләр белән бер көн 22.10.2016 Бүген мәктәптә "Әтиләр белән бер көн" дип аталган сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Укучы балалар әтиләре белән берлектә төрле бәйгеләр оештырдылар. Бигрәк тә мини-футбол күңелле узды.
- Кызлар-йолдызлар 15.10.2016 Бүген 5-9 сыйныф укучы кызлары арасында "Кызлар-йолдызлар" дип аталган ярыш үткәрелде. Укычылар командаларга бүленеп ярыштылар, үзләренең булганлыкларын, осталыкларын, тапкырлыкларын сынадылар.
- Ата-аналар җыелышы 14.10.2016 Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы үткәрелде. Мәктәп директоры Сөмбел Ринат кызы ата-аналарны мәктәп эшчәнлеге, 9нчы сыйныф укучыларының ОГЭга әзерлек мәсьәләләре белән таныштырды. Предмет укытучылары укучыларның белем эзлеклелеге турында мәгълүмат белән таныштырдылар.
-
Куак утыртабыз
10.10.2016
Бик-Үти мәктәбендә озак еллар белем-тәрбия биргән Низамов Азат Нәбиулла улы булышлыгында авыл яны урман посадкасына 9 нчы сыйныф укучылары слива куаклары утырттылар. Азат абый бу изге эш белән күп еллар шөгелләнә, ул утырткан алмагач, чия куаклары авылдашларга мул уңышлары белән куандыра.
-
«Урман утырту көне» акциясе
08.10.2016
«Урман утырту көне» акциясе Татарстанда 2010 елдан бирле уздырыла.Әлеге акциянең максаты – урманнарны үстерү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны “табигатьнең яшел үпкәсе”н саклау проблемаларына юнәлтү дә. Агач күбрәк булган саен төбәкләрнең экологик хәле дә яхшыра ләбаса. Бүген безнең мәктәп укытучылары мәктәп каршындагы паркка 120 төп юкә агачы утырттылар.
- ГО га 80 ел 04.10.2016 4 нче октябрьдән 4 нче ноябрьгә кадәр мәктәптә гражданлык оборонасына багышланган айлык узачак. Аның максаты – укучыларга гражданлык оборонасының мөһимлеген аңлату. Ай дәвамында мәктәп күләмендә «Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре» дип аталган ачык дәрес үткәрү; гражданлык оборонасы буенча күнегүләре уздырырга; янгын куркынычсызлыгы, гражданлык оборонасы буенча гамәли дәресләр, күнегүләр, гражданлык оборонасы объектларында төп саклану чараларын өйрәнү буенча дәресләр уздырырга ниятлибез. Бүген мәктәп укучыларына "ГО га 80 ел" дигән видеофильм күрсәтелде.