• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Буинский
  • Школы
  • МБОУ «Альшиховская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» МБГББУ "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Алших урта гомуми белем мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альшиховская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422401, с. Альшихово, ул. Полевая, д. 51
Телефон: +7(843)-745-23-27
E-Mail: alshihschool@yandex.ru, SaL.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Альшиховская СОШ"
Руководитель: Киргизова Марина Владимировна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 107
У нас учат: 20

Новости школы

Мин татарча сөйләшәм

Опубликовано: 24.02.2014

24 февральдә  “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында  Буа районы Алших урта  мәктәбендә  Зифа Кадыйрова иҗаты буенча китап укучылар конференциясе уздырылды. Кичәнең максаты  - балаларны китап укуга җәлеп итү һәм бүгенге көндә иҗат итүче һәвәскәр язучылар иҗаты белән таныштыру.

 8 нче сыйныф укучысы Булат Ибраһимов Зифа Кадыйрованың биографиясе һәм иҗаты турында сөйләде. Шулай ук “Көтеп узган гомер” повестен татар электрон китапханәсеннән табып укуын әйтте.10 нчы сыйныф укучысы Илгизәр Кәримов Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы”  китабыннан өзекләр укып,  тыңлаучыларны җәлеп итте. Аеруча Таһир образы турында яратып сөйләде. Тамашачылар  биргән сорауларга да төпле итеп җавап бирде. 10 нчы сыйныф укучысы Динара Ибраһимова Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың мин булмам”  дигән  повесте белән таныштырды. Әсәрдәге төп персонажларның  адымына бәя бирде. “Әгәр әсәрнең нәрсә белән тәмамлануын беләсегез килсә, сатып алу мөмкинчелегегез дә  булмаса, электрон челтәрдән табып укый аласыз”,- диде ул үз чыгышында.

Китап укучылар конференциясе  балаларның һәм укытучыларның  актив катнашуы белән  узды. “Киләчәктә тагын шундый конференцияләр уздырырга кирәк”,- дигән сүзләр оештыручыларның  күңеленә хуш килде. Тамашачыларның биргән сораулары да, конференция тәмамланганнан соң әйтелгән рәхмәт сүзләре дә моңа дәлил булды.

 

Буа районы

Алших урта мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты укуытучысы

 

 Кәримова Гөлгенә Сәетовна



К списку новостей