Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 44 учащихся и 10 воспитанников |
У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Мы играем на английском языке. 25.02.2022
В целях повышения мотивации школьников к изучению иностранных языков, формирования и развития творческих способностей учащихся, выявления талантливых и одарённых в области иностранных языков школьников с 20 по 31 января 2022 года состоялся конкурс театральных коллективов на английском языке «School performances». В конкурсе принимали участие обучающиеся начальных классов Аксунской СОШ. Они инсценировали сказку «Теремок». По итогам работы жюри оценивал их выступление в номинации «Талант и вдохновение»
-лучшими исполнителями ролей следующих учеников:
Миннуллин Риназ, 2 класс, МБОУ «Аксунская СОШ Буинского МР РТ», роль Лягушки;Нурмухаметова Замира, 2 класс,
МБОУ «Аксунская СОШ Буинского РМ РТ», роль Мышки; Организатор: Замалтдинова Л.К.-учитель английского языка. Молодцы.
-
Поздравили ветерана ВОВ/ БВС ветеранын бәйрәм белән котладык 23.02.2022
23 февраль-Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан, кадерле Бөек Ватан сугышы ветераны Мөлеков Котдүс Гариф улына Буа муниципаль районы бүләге тапшырылды. Аксу урта мәктәбенең тимурчылар төркеме ветераныбызга әдәби-музыкаль бүләк ясадылар.
В предверии празднования Дня Защитника Отечества тимуровцы Аксунской СОШ поздравили ветерана ВОВ Мулюкова Котдуса с праздником и показывали ему праздничный концерт.
-
21 февраль-Туган телләр көне/21 февраля-День родных языков 22.02.2022
Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Туган телем-татар теле” дигән темага тәрбия дәресе үткәрелде. Укучылар туган телебез турында шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйттеләр, укытучы сорауларына җаваплар бирделәр, яңа сүзләр яздылар. Туган телебез-татар телен белергә, өйрәнергә һәм шул телдә аралашырга кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар. Дәрес “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Укытучылар: Хасанова Г.Н., Зиннатуллина Л.В., Сабирзянова Г.Ф.
-
Туган телгә багышланган иншалар бәйгесе 22.02.2022
Туган телләр көне уңаеннан 8 сыйныф укучылары белән “Туган телем-иркә гөлем!” темасына инша язу бәйгесе оештырылды. Укучылар туган телебезгә булган хисләрен, тел турында уйлануларын, телләргә карата булган фикерләрен яздылар. Иншалардан күренгәнчә, һәр укучының үз фикере, үз әйтер сүзе бар. Ләкин шунысы хак: алар татар теле белән горурланалар. Туган телгә һәрвакыт тугры калыгыз, балалар. Укытучы-оештыручы: татар теле укытучысы-Хәйруллина Р.Ф.
-
Ф. Яруллин исемендәге конференция җиңүчеләре. 19.02.2022
15 нче февральдә Казан шәһәренең 103 нче мәктәбендә Ф.Яруллин исемендәге II Республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Безнең укучылар: Чулпан белән Азалия “Яшь талантлар” дигән секциядә үзләре иҗат иткән шигырьләре белән катнаштылар. Чулпан лауреат Дипломына, Азалия Сертификатка ия булдылар. Җитәкчеләре: Хәйруллина Р.Ф.
-
Без- И.Шакиров иҗатына багышланган кичәдә/Мы - участники вечера, посвященный И.Шакирова. 19.02.2022
15 нче февральдә Татарстанның, РСФСРның халык артисты, Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе һәм башка бик күп дәрәҗәләр иясе бөек җырчы И.Шакировның туган көне. Шул уңай белән мәктәбебездә матур кичә оештырылды. Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары да бик теләп катнаштылар. Алар И.Шакиров репертуарыннан “Ай, былбылым” (халык җыры), “Ак каен”(Зыя Ярмәки шигыре) җырларын башкардылар.
-
Илһам Шакировка багышланган кичә. 19.02.2022
“Илһам Шакиров-татар халкының рухи көзгесе” темасы астында үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илһам Шакировка багышланды. Укучылар “Сәрбиназ”, “Әйдә барыйк урманга”, “Идел буе каеннары”, “Ялгыз көймә”, “Җиз кыңгырау моңнары”, “Герман көе” һәм башка җырларны башкардылар. Укытучы Хәйруллина Р.Ф. бөек шәхес һәм кабатланмас моң иясе, халкыбызның яраткан җырчысы турында мәгълүмат бирде.
-
Военно-спортивная игра. «Юнармейцы, вперёд!»/ “Яшьармиячеләр, алга!”-хәрби-спорт уены 19.02.2022
Хәрби-патриотик айлык кысаларында, 23 Февраль-Ватанны саклаучылар бәйрәменә карата мәктәбебездә “Яшьармиячеләр,алга!” дигән хәрби-спорт уены уздырылды. 8 сыйныф укучылары ике командага бүленеп көч сынаштылар. Уеннар күп һәм төрле иде. Ләкин укучылар сынатмады: тырышып, чын күңелдән уйнадылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Афәрин, яшьармиячеләр! Оештыручы: Нурмухаметов И.А.-ОБЖ укытучысы.
-
#Әдәби марафон финалистлары/Финалисты #литературного марафона 19.02.2022
1-21 нче гыйнвар көннәрендә XVIII #әдәби марафон дип аталган проект эшләгән иде. Анда безнең укучылар, әти-әниләр, укытучылар катнашты. Барлыгы 23 кеше. Менә марафон тәмам. Финалистларга дипломнар тапшырылды. Афәрин!. Киләчәк #әдәби марафоннарда да актив катнашырга булсын.
-
Милли көрәш призерлары/Призеры национальной борьбы 19.02.2022
19 февраля в Буинске прошел турнир по борьбе “Көрәш” памяти тренера Хакимова Зуфяра Туктагыловича. Участвовали и наши учащиеся. Г.Салават-ученик 11 класса и Ш.Ранил-ученик 8 класса стали призерами и награждены бронзовами медалями, подарками. Молодцы, ребята!
19 февральдә Буа шәһәрендә күренекле тренер Хакимов Зуфяр истәлегенә милли көрәш буенча ярыш булды. Безнең укучылар Галяутдинов Салават һәм Шарафутдинов Ранил көрәштә призерлар булдылар.Афәрин, егетләр!