Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 44 учащихся и 10 воспитанников |
У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Cаулык-зур байлык./Здоровье-самое большое богатство 07.04.2022
1948 нче елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төзелә. 7 нче апрель- сәламәтлек көне буларак, 1950 нче елдан башлап ел саен уздырылып килә. Ул кешеләр сәламәтлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңласын һәм халыкның сәламәтлеге бөтен дөньяда тагын да яхшырсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итсен өчен үткәрелә. Авыл китапханәсендә “Спорт-сәламәтлек нигезе” темасына үткәрелгән сәламәтлек сәгатендә 1 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар спортка багышланган китаплар белән таныштылар.
-
2 нче апрель-Халыкара балалар китабы көне/2 апреля-день Международной детской книги. 04.04.2022
Башлангыч сыйныф укучылары Халыкара балалар китабы көнендә авыл китапханәсенә килделәр. Анда “Минем сөйгән китабым” дигән тема астында китаплар иленә әдәби сәяхәт үткәрелде. Балалар китапларыннан төзелгән күргәзмә белән таныштылар. Каникул көннәрендә яраткан китабың белән бергә булу-зур сөенеч ул!
-
Социальные ролики 02.04.2022
https://epp.genproc.gov.ru/web/gprf/activity/legal-education/video (Нажмите на ссылку)
-
Ә.Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” VI республикакүләм фәнни-гамәли конференция 02.04.2022
31 нче март көнне Яңа Чәчкаб урта мәктәбендә традицион Ә.Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” VI республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә төрле номинацияләрдә 11 укучы катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары сәнгатьле шигырь уку секциясендә актив һәм уңышлы чыгыш ясадылар. 1,2,3 дәрәҗә дипломнарга ия булдылар. Урта сыйныф укучылары фәнни –тикшеренү эшләре белән катнаштылар һәм 1,2 дәрәҗә дипломнарга ия булдылар. Киләчәктә дә зур уңышлар балаларга.
-
1 нче апрель-Халыкара кошлар көне 02.04.2022
1906 нчы елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. Нәкъ менә 1906 нчы елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп безнең илдә 1927 нче елның 1 нче апреленнән башлап кошлар көнен билгеләп үтү традициягә кергән. Шул уңайдан авыл китапханәсе белән берлектә 7 нче сыйныф укучылары белән экологик кичә үткәрелде. Кошларның кешеләргә ярдәме, аларның табигатьне бизәүчеләр буларак рольләре, “Кызыл китап”ка кертелгән төрләре турында шигырьләр уку, табышмакларга җаваплар табу, кызыклы фактлар турында укып зур сөйләшү булды.
В сельской библиотеке с учащимися 7 класса был проведен экологический вечер, посвященный Дню птиц.
-
Чиратта XIX Дөньякүләм #әдәбимарафон 31.03.2022
Авыл китапханәсендә 8 сыйныф укучылары белән 1 нче апрельдә башланачак XIX Дөньякүләм #әдәбимарафонга багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Укучыларга #әдәбимарафонның әһәмияте, чираттагы марафонның үзенчәлекләре, яңалыклары аңлатылды. Укырга китаплар тәкъдим ителде. #Әдәбимарафонда мәктәбебезнең укучылары, укытучылары һәм әти-әниләр актив катнашырлар дип өметләнәбез.
-
НПК «От школьного проекта к формированию интеллектуальной элиты РТ» 30.03.2022
29 марта 2022 года в лицее – интернате г.Буинска прошла 7 республиканская научно – практическая конференция школьников “От школьного проекта к формированию интеллектуальной элиты Республики Татарстан”. В ней приняли участие учащиеся и нашей школы. Сабирзянова Я.Р-ученица 7 класса заняла 2 место в секции «Татарский язык и литература», Нурмихаметова З.З.-ученица 2 класса стала лауреатом в секции «Начальные классы». Поздравляем!
2022 нче елның 29 мартында лицей – интернатта укучыларның 7 нче “От школьного проекта к формированию интеллектуальной элиты Республики Татарстан” фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Анда мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Сабирҗанова Я.Р. “Татар теле һәм әдәбияты” секциясендә 2 урынга, ә 2 нче сыйныф укучысы Нурмихаметова З.З. “Башлангыч сыйныфлар” секциясендә лауреат исеменә лаек булды. Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлы чыгыш ясап, зур уңышлар телибез. Афәрин, кызлар! Җитәкчеләре-Сабирзянова Г.Ф.
-
Каникул башлана 29.03.2022
Язгы каникулга китәр алдыннан линейкага җыелып, укучыларга каникул көннәрендә үтәлергә тиешле тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре җиткерелде. Укучылар эш планы белән таныштырылды. Имтиханнарга әзерлекнең дәвам итүе, сайланган фәннәр буенча сынау имтиханнары булачагы әйтелде.
-
Урок цифры/Саннар дәресе 25.03.2022
Башлангыч сыйныф укучылары «Безопасность в Интернете» темасына саннар дәресен карадылар.
Учащиеся начальных классов в рамках “Урок цифры” смотрели урок по теме: “Безопасность в Интернете.
-
Победители конкурса в рамках “Парламентские уроки-2022”/ «Парламент дәресләре-2022” темасы астында үткән бәйге җиңүчеләре 25.03.2022
В соответствии с распоряжением Председателя Государственного Совета Республики Татарстан от 0.12.2021 № 607-РП «Об организации и проведении парламентского урока в 2022 году», в целях правового просвещения, воспитания активной гражданской позиции и формирования патриотизма, углубления знаний учащихся о государственном устройстве страны и поощрения их творческой активности, были проведены во всех общеобразовательных организациях района Парламентский урок – 2022 «Я – гражданин! Мои права и обязанности», посвященный 30-летию со дня принятия Конституции Республики Татарстан, с 7 по 12 февраля 2022 года. Провелись муниципальные этапы республиканских конкурсных мероприятий в рамках Парламентского урока – 2022 по теме «Я гражданин! Мои права и обязанности» с 7 февраля по 9 марта 2022 года. Наши учащиеся участвовали в муниципальном этапе конкурса детских рисунков «Конституция глазами детей»; сочинений на темы «Ребенок в мире прав», «Основной закон в нашей жизни», «Знаю свою Конституцию»; учителя участвовали в конкурсе методических разработок уроков и внеурочных мероприятий. И на основании приказа МКУ «Управление образования» от 14.03.22г. №217 стали победителями этих конкурсов.