• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение cредняя общеобразовательная школа №4 Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 4нче гомуми белем бирү мәктәбе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г.Бугульма, ул. Комсомольская, строение 5
Телефон: +7(855)-944-90-69
E-Mail: schoolbug-4@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ СОШ №4
Руководитель: Киршина Оксана Алексеевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 681
У нас учат: 42

Новостной блок

Хуш киләсең Нәүрүз

Опубликовано: 22.03.2014

Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,

                                                              Эче тулы нур булсын!

                                                              Нәүрүз көен кем көйләсә

                                                              Ул дәртле һәм бай булсын!

Ямьле язның беренче улы Март дөнья буйлап атлый.Март бар жиһанны уята: кар-бозларны эретә, агачларга җан өрә.Энесе апрельне  дә каршы аласы бар бит әле...Тирә-юньдә яз...һәм ботка исе?! Каян килә икән ул?

 Борынгы әби-бабаларыбыз Яңа елны ике тапкыр : декабрь аенда Нардуган һәм язын, 21-22  мартта-көн белән төн тигезләшкән вакытта-Нәүрүзне бәйрәм итә торган булганнар.

  Бу бәйрәмдә милли уеннар, спорт ярышлары, атлар чабышы үткәрелгән.  Нәүрүзгә кадәр кешеләр бер-берсенә булган үпкәләрен гафу иткәннәр, дуслашу билгесе итеп бүләкләр бирешкәннәр.

22 март  көнне район мәдәният йорты  каршында  җыелган халык, 4 нче мәктәпнең 2,3,4,5,7,8 нче сыйныф укучылары, укытучылары  бер – берсен бәйрәм  белән котлады, “Нәүрүз мөбарәк  булсын!” – диештеләр.

Нәүрүз шулай ук  язны  каршы  алу  бәйрәме дә.  Әмма  Кыш бабай  китәргә ашыкмый, ул  Язбикәне көч сынашырга  чакырды. Урамдагы  һава  торышы  да Кыш бабайга  ярдәм  күрсәтә кебек. Болытлар арасында  кояш ялтырап алса да, шунда ук җил  дә  көчәеп  китте. Ләкин  Кыш бабай карышып маташса да, Язбикәне  уза  алмады, җиңелде. Театральләштерелгән тамаша  дәвам  итте. Котлау сүзләре, җырлар, шигырьләр  уеннар бер – берсен  алмаштырды.

...Менә тары  боткасын  да  учактан  алдылар. Аның  тәмле исе бөтен  урамга  таралды.  Ул бәйрәм  кунакларына  бик  ошады, кайберәүләр өстәп тә сорап алдылар.

Бәйрәм  озак  дәвам  итмәде. Әмма  район мәдәният  йорты  артистлары  һәм  авыллардан килгән үзешчәннәр,  көннең салкынча  булуына  карамастан,

 

 

үз чыгышлары белән тамашачылар күңелендә җылы  хисләр һәм хатирәләр калдырдылар.


Источник: Нурутдинова Р.Р.

К списку новостей