• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение cредняя общеобразовательная школа №4 Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 4нче гомуми белем бирү мәктәбе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г.Бугульма, ул. Комсомольская, строение 5
Телефон: +7(855)-944-90-69
E-Mail: schoolbug-4@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ СОШ №4
Руководитель: Киршина Оксана Алексеевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 681
У нас учат: 42

Новостной блок

Единый экологический урок

Опубликовано: 15.05.2013

 

Табигать һәм без”

 

 

 

 

 

 

 

 

                                        4 нче гомуми белем бирү мәктәбенең

                                      татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                          Нурутдинова Румия Рафаиль кызының 

                                                           3 нче сыйныф белән үткәрелгән экологик дәресе

 

 

 

 

 

Хәерле көн укучылар! Барыгызга да уңышлар теләп дәресебезне башлыйбыз. Дәресебезнең темасы “Табигать һәм без”.

Без – табигать балалары.  Аны кадерләп саклаганда гына табигать – анабыз  безгә  яшәү  бүләк  итәр...

Сезнеңчә, нәрсә ул  табигать? (һава, агачлар, усемлекләр, кошлар, җиләк-җимеш ....)

Үсемлекләр дә, хайваннар да, кешеләр дә табигатьтә яшиләр. Тереклек  яшәсен өчен суларга – һава, эчәргә – су , ашарга – азык, үсәргә кояш җылысы кирәк. Болар барысы да табигатьтә бар.

табышмакны тыңлагыз әле.

Үзе күренми, күрешми

Борын аркылы йөри.

Ипи түгел, су түгел

Ансыз яшәү мөмкин түгел. (Һава)

-Укучылар, безнең әйләнә – тирәбез һава белән чолганып алынган. Икенче төрле аны атмосфера диләр, һаваны күтәреп тә,тотып та булмый. Ләкин аны сулап, иснәп була. (сулыйлар, исниләр) Сез чиста һәм пычрак һава турында нәрсәләр беләсез? Чиста һава булсын өчен нишләргә кирәк? (агачлар утыртырга....)

 - Әйе, агачлар утыртырга, бүлмәләрне җилләтергә, тузаннарны сөртергә һәм башкалар.

- Татарстанда үсүче кайсы агачларны беләсез?(каен, усак, чыршы...)

Һава чиста булсын өчен агачлар утыртырга, аларны карарга кирәк, чөнки агачлар да авырый...

(“Агачлар да авырый” мультф. Карау)

 

- Укучылар, тыңлап карагыз әле, нәрсә тавышы килә?

(су, яңгыр, тамчы таму тавышларын тыңлыйлар).

1. Су безгә ни өчен кирәк?

2. Чишмә,елга буйларында булганыгыз бармы? Нинди күренешләр күргәнегез бар?

3. Аларны булдырмас өчен нишләргә кирәк?(елга, суны пычратмаска кирәк)

Алсу битле кыз үсте,

Тып итеп сикереп төште.

Алма дисәң дә алалар.

Нәрсә соң ул,балалар?(алма)

- Тагын нинди җиләк – җимешләр беләсез?

(слайдларда җиләк-җимешләр)

- Укучылар, тыңлагыз әле бу нинди тавыш? (кошлар сайравы)

Нинди кошлар беләсез?

(слайдларда кошлар рәсеме)

“Табигать уяна” текстын уку.

-Укучылар, бүген без сезнең белән табигать турында сөйләштек.

Сез нәрсәләрне исегездә калдырдыгыз?(җаваплар)

Без табиг. балалары. Табиг. сакларга кирәк.


Источник: Нурутдинова Р.Р.

Фоторепортаж:
Экологик дәрес "Табигать һәм без"

К списку новостей