Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение cредняя общеобразовательная школа №4 Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 4нче гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | г.Бугульма, ул. Комсомольская, строение 5 |
Телефон: | +7(855)-944-90-69 |
E-Mail: | schoolbug-4@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ СОШ №4 |
Руководитель: | Киршина Оксана Алексеевна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 681 |
У нас учат: | 42 |
Новостной блок
Дусларга....
Опубликовано: 19.04.2013
18 апрель көнне шәһәребезнең Техниклар йортында Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты булып узды.
Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле – киң күләм тамаша арасында дан казанырга өлгергән яшь коллектив. Ул 1999 елда мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров инициативасы белән оештырыла. 2002 елдан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе булып Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов эшли. Ансамбль дөнья буйлап Гастрольләргә чыга. Менә алар тагын безгә килде. Зал тулы татар халкы, әби-бабайлар, укучылар килгән. Күп укучы рус милләтеннән булуга карамастан,аларга концерт бик ошады. Алар ансамбльнең чыгышлары белән канәгать калдылар.
Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов залдагы укучыларны сәхнәгә чакырып, төрле музыка уен коралларында уйнатып карады. Безнең мәктәп укучылары да катнашты.Аларга бүләкләр тапшырылды.
Бик кыска вакыт эчендә ансамбль татар халкының милли сәнгатен лаеклы дәрәҗәдә күрсәтә.
Источник: Нурутдинова Р.Р.
Фоторепортаж:
Дусларга