Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение cредняя общеобразовательная школа №4 Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 4нче гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | г.Бугульма, ул. Комсомольская, строение 5 |
Телефон: | +7(855)-944-90-69 |
E-Mail: | schoolbug-4@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ СОШ №4 |
Руководитель: | Киршина Оксана Алексеевна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 678 |
У нас учат: | 42 |
Новостной блок
Матур телем, туган телем, рәхмәт сиңа!
Опубликовано: 07.04.2017Ел саен март-апрель айларында республикабызда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе үткәрелә. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында 4 нче гомуми белем бирү мәктәбендә төрле чаралар үткәрелде. Укучылар “Мин татарча сөйләшәм” дигән программа белән классларга, балалар бакчаларына, төрле җәмгыять урыннарына чыгып, әкиятләре, кызыклы сораулары, эчтәлекле шигырьләре белән телебезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга кирәклеге турында тагын бер кабат искәртәләр. Аларның бөтен теләге: һәркем татар телен яратсын, өйрәнсен, телебез мәңге яшәсен, чәчәк атсын. Чараның икенче өлеше дә бар. Укучылар монда актив катнашучыларга әйләнәләр. Әлеге акция уңаеннан мәктәбебездә бик күп чаралар оештырылды. 2,3 нче сыйныф укучылары “Туган телем – назлы гөлем” тамчы – шоу интеллектуаль бәйгедә бар көчләрен җыеп ярыштылар.Алар туган җиребез турында горурланып сөйләделәр һәм үзләренең татар телен яратуларын, белүләрен күрсәттеләр. Тырыш, зирәк балалар булып чыктылар. Бер укучы да читтә калмады. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Акцияне шигырь сөючеләр дәвам итте. Укучылар Г.Тукай һәм М.Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Акция барышында ашханә хезмәткәрләре дә читтә калмады. Бу көнне мәктәп ашханәсендә татарча сөйләшү көне булды. Һәм һәрбер укучы да, укытучы да татар халык ашлары белән сыйлана алдылар.
Источник: Нурутдинова Р.Р.
К списку новостей