Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Бугульминская кадетская школа-интернат имени Героя Советского Союза Газинура Гафиатуллина"
Визитная карточка
Адрес: | РТ, г. Бугульма, ул. Г. Гафиатуллина, д.25 |
Телефон: | +7(855)-944-10-32 |
E-Mail: | Sk.Bug@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Бугульминская кадетская школа-интернат" |
Руководитель: | Крайнов Александр Иванович |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 150 учащихся |
У нас учат: | 27 педагогов и воспитателей |
новости школы
Муса Җәлил
Опубликовано: 14.02.2025Бүген Бөгелмә кадет мәктәбендә Герой шагыйребез Муса Җәлилгә багышланган чаралар узды.
Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.
1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны аны шәһәр советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә
әсирлеккә эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана. М. Җәлил башка кыю солдатлар белән яшерен оешма төзеп, фашистларга каршы эш алып бара башлый. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
1956 елның 2 февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан алдында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә әсирлектә тудырган шигъри иҗаты – бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек була.
Источник: ГБОУ "Бугульминская кадетская школа-интернат"
К списку новостей