Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида №20 «Ладушки» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлеге мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең катнаш төрдәге 20-нче "Ладушки" балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул. Советская, д. 108 |
| Телефон: | +7(855)-944-70-35 |
| E-Mail: | DO20.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад № 20 |
| Руководитель: | Морозова Ирина Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 130 детей |
| У нас учат: | 22 педагога |
Все новости детского сада
"Тукай абыйда кунакта"
Опубликовано: 24.04.2025Балаларга әдәп - әхлак тәрбиясе булдыру, авыр вакытта ярдәмгә килү, тере табигатькә, олыларга мәхәббәт тәрбияләү, тормышта кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын табу – боларның барысына да Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша җиткереп була. Әгәр дә, балалар үзләре үк бу әсәрләрне сәхнәләштереп уйнасалар, бу икеләтә отышлы. Бездә быел да Тукай бәйрәме шул юнәлештә үтте. Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре тамашачыларга Тукайның «Кызыклы шәкерт», «Фатыйма белән Сандугач», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Безнең гаилә» шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Иллюстрацияләр буенча «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләрен танып белделәр. Бу чыгышлар, шул ук әсәрләргә төшерелгән мультфильмнар белән ныгытылып барды. «Тукай абыйда кунакта» тамашасы «Туган тел» җырын җырлап тәмамланды.




.jpg)

К списку новостей




















