Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида №20 «Ладушки» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлеге мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең катнаш төрдәге 20-нче "Ладушки" балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул. Советская, д. 108 |
| Телефон: | +7(855)-944-70-35 |
| E-Mail: | DO20.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад № 20 |
| Руководитель: | Морозова Ирина Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 130 детей |
| У нас учат: | 22 педагога |
Все новости детского сада
НӘНИ НӘҮРҮЗ СЫЛУЫ
Опубликовано: 18.03.201118нче март көнне 20нче “Ладушки” балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен бәйрәм иртәсе уздырылды. “Нәни Нәүрүз сылуы” дип аталган бәйрәмнең исеменнән күренгәнчә, 5 кызыбыз: Стратилатова Маша, Сотникова Вероника, Кашапова Юля, Земскова Рита, Шәймердинова Әдилә шушы титул өчен ярышты. Кызларыбыз ял иткән арада, Минегулова Алсу Гаяз кызы җитәкчелегендәге “Туган тел” түгәрәгенә йөрүче балаларыбыз-артистларыбыз, яшь талантларыбыз чыгыш ясады.
100дән артык тамашачы-балаларыбыз һәм тәрбиячеләребез дә тик тормадылар, күмәк җырлар, биюләрдә катнаштылар. Бәйрәмне алып баручыларга (Мингазова Мәдинә Сагит кызы, Минегулова Алсу Гаяз кызы – татар теленә укыту тәрбиячеләре) ярышлардан соң бик авырга туры килде, чөнки 2 кызыбыз беренчелеккә дәгъва кылды. Ярдәмгә Нәүрүзбикә (Шакирова Алсу Рәис кызы – татар төркеме тәрбиячесе) килде. Ул бик рәхәтләнеп Сотникова Вероника белән Стратилатова Машага “Нәни Нәүрүз сылуы” дигән титул тапшырды.
М узыкаль бизәлешне Часовская Лидия Ивановна һәм Кошелькова Лилия Михайловна эшләде. Бәйрәм бик күңелле узды. Бар да канәгать калды. Афәрин, кызлар! Уңышлар сезгә!
Источник: Старший воспитатель И.Н. Грибанова
К списку новостей




















